Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

09 декабрь 2022 ел 16:49
Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Бүген, Җүмәдәл-әүвәл аеның 15нче көнендә (9нчы декабрьдә), Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Россиянең иң зур Диния нәзарәтләре, шул исәптән Татарстан мөфтиятенең дә төп казанышлары тәкъдим ителә. 

Эскпозициядә “Хозур” нәшрияты басмалары һәм узып баручы елның иң истәлекле вакыйгаларын, шул исәптән махсус эшләнгән “Казан басма” дизайнлы компьютер шрифты, “Казан басмасы” репринт басмасы, кулъязма Коръән языла башлау, Бөтенроссия мөселман форумы, “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмы премьерасы, шулай ук фәнни, мәгърифәт, балалар, спорт һ.б. чараларны чагылдырган фотосурәтләр урын алган.

Шунысы игътибарга лаек, 2022нче елда Татарстанда 14 мәчет, 3 мәгърифәт үзәге, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа корпуслары һ.б. үз ишекләрен ачты.

Күргәзмә эшен тантаналы концерт дәвам итә. Тантана Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын тәмамлау чарасы булып тора. 

Әлеге чараларның шәрәфле кунаклары арасында – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, шулай ук дин, фән, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана