Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк

14 декабрь 2022 ел 08:26
Россиядә беренче тапкыр Мәрҗани һәм башка татар дин галимнәре хезмәтләре рус теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителәчәк

14 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә татар дини-илаһият мирасының рус теленә тәрҗемәләрен һәм репринт басмаларын тәкъдим итү була. Фундаменталь әсәрләр беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән, ә димәк, рус телле укучылар хәзер алар белән таныша алачак һәм революциягә кадәрге татар дин галимнәренең фәнни казанышларын бәяли алачак. Тәрҗемә ителгән авторлар арасында – Ш.Мәрҗани, М. Бигиев, М.-З. Чистави (Камалов) хезмәтләре, репринт басмаларның авторлары арасында Шәйхел-Ислам Хәмиди, Кыйвам-Кара Зөлфәкәри, Коддус Абдурахманов, Атаулла Убәйдуллин, Зариф Әмирхан бар. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», «Вәфийәт әл-әслаф вә тәхийәт әл-әхлаф» һәм «Мөкаддимәт... » әсәрләре илебезнең дин гыйлеме фикере антологиясенең җәүһәре булып торачак. Алар – татар тарихы һәм мөселман галимнәренең, шул исәптән татар галимнәренең биографияләре турында. Барлык китаплар – тәрҗемәләр һәм репринтлар – Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан РИИда  һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

Массакүләм мәгълүмат чараларын китапларны нәшер итүчеләр белән очрашуга чакырабыз. Әлеге хезмәтләрне тәкъдим итүчеләр:

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин – Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе буенча совет рәисе, сәясәт фәннәре докторы;

Ришат Әхтәм улы Хәмидуллин – Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты директоры;

Сәид хәзрәт Шаһавиев – КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир;

Габдулла хәзрәт Әдһәмов – КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фәнни мөхәррир.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана