Лаеш районында чираттагы “Чишмә” чиста су пункты ачылды

11 декабрь 2022 ел 16:12
Лаеш районында чираттагы “Чишмә” чиста су пункты ачылды

11нче декабрь көнне Лаеш районы Сиңгел авылында “Чишмә” проекты кысаларында чираттагы бушлай чиста су алу пункты ачылды. Лаеш районындагы алтынчы пунктның тантаналы ачышында район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Әбелханов, хәйрия проектының координаторы – Азат Галимҗан улы Гайнетдинов, төзүчеләр һәм меценатлар катнашты.

Реабилитация һәм адаптация үзәге генераль директоры, Иҗтимагый палата әгъзасы Азат Галимҗан улы әйтүенчә, бу проектның максаты – халыкны бушлай сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү. Проект “Чишмә” дип аталса да, бу гади кизләү суы түгел. Беренче чиратта артезиан суын чыгару өчен, тирән скважина бораулана. Аннан соң кыйбатлы, суны тирәнтен чистарта торган фильтрлар куела. Көненә бу ясалма чишмә 8 тонна чиста эчәргә яраклы су биреп тора. Бу суны диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә теләгән һәр кеше, юлчылар куллана ала.

Наил хәзрәт Әбелханов мәҗлесне Коръән укып башлап җибәрде. Хөрмәтле кунаклар чыгыш ясагач, проектны тормышка ашыруга көч куйган кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ачылышка килүчеләргә Наил хәзрәт Аллаһ йортларына килүнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде. Чөнки чишмә – чиста су чыганагы булса, мәчет – рухи яктан чистарыну урыны булып кала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана