Нәзарәттә FAMBRAS HALAL – Бразилиянең иң эре хәләл-сертификатлаштыру оешмасы белән хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

14 декабрь 2022 ел 16:09
Нәзарәттә FAMBRAS HALAL – Бразилиянең иң эре хәләл-сертификатлаштыру оешмасы белән хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Бүген, Жүмәдәл-әүвәл аеның 20нче көнендә (14нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Fambras Halal президенты Мөхәммәд Хусейн әл-Загхби җитәкчелегендәге Бразилия делегациясен кабул итте. Делегация составында Fambras Halal Башкарма директоры Бассим Али әл-Загхби һәм Fambras Halal тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Низар әл-Гандур бар иде. Кунакларны Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты Комитеты җитәкчесе Габбас хәзрәт Шляпошников озата йөрде.

Татарстан Республикасы һәм мөселманнар тормышы белән танышырга килгән кунаклар мөфти Камил хәзрәт белән очрашып, Россиядә яшәүче татар халкы, аның килеп чыгышы, дини мирас, мөселман галимнәре, Идел буенда ислам диненең кабул ителүе һәм таралуы хакында бай мәгълүматлар алды. Мөфти хәзрәт аларны “Казан басмасы”, Коръәнне өйрәнү, Татарстанда ислам мәгарифе, Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты, “Зәкят”, “Вакыф” фонды, “Хәләл” комитеты эшчәнлеге белән таныштырып узды. Кунакларны аеруча соңгысы – хәләл ризык һәм азык-төлекне сертификацияләү мәсьәләләре кызыксындырды. Кунаклар хәләл юнәлешендә хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре буенча кызыксынуларын белдереп, төп максатлар, киләчәккә планнар, очрашулар буенча темаларны билгеләп дәвам итте.

Латин Америкасында хәләл продукцияне сертификацияләүче FAMBRAS Halal президенты оешманың барлыкка килү тарихы, эшчәнлек, максатлар, проектлар белән якыннан таныштырып үтте. FAMBRAS HALAL Сан-Паулу шәһәрендә урнашкан (Бразилия), Колумбия һәм Парагвайда филиаллары эшли. Оешма Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә нигезләнеп, мөселман җәмгыяте өчен файдалы һәм сыйфатлы азык-төлек тәкъдим итү, ислам тәгълиматын һәм хәләл белән бәйле төп халыкара стандартларны өйрәнү, хәләл продукцияне сертификацияләү һ.б. социаль әһәмиятле эшчәнлек турында сөйләп үтте. Шулай ук хәләл җитештерүнең кагыйләре, экспортка чыгу, камилләшү турында әңгәмә булды.

Мөфти Камил хәзрәт танышу очрашуына шат булуын, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы вакыйгаларын искә төшереп, хезмәттәшлек һәм диалог алып бару юллары буенча фикерләрен җиткерде. Аерым алганда, Хәләл-индустрияне үстерү өлкәсендә дини, фәнни, социаль һ.б. эшчәнлекне өйрәнү ниятләнә.

Бразилия делегациясе вәкилләре Нәзарәтнең эшчәнлегенә сокланып һәм мөселман өммәте файдасына тормышка ашырылучы проектларның дәвамлы булуын теләп, хезмәттәшлекне алып бару буенча шулай ук үз тәкъдимнәрне җиткерделәр.

Камил хәзрәт Мөхәммәд Хусейн әл-Загхби җитәкчелегендәге делегациягә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм тантаналары кунакларына тапшыру өчен махсус чыгарылган Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте. Бу – Нәзарәтнең 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларының берсе. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеше турында искә төшереп торачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана