Әлмәт мөхтәсибәте “Әйтер сүзем бар” бәйгесе үткәрә

20 декабрь 2022 ел 09:26
Әлмәт мөхтәсибәте “Әйтер сүзем бар” бәйгесе үткәрә

Әлмәт мөхтәсибәте район күләмендә вәгазь осталыгы буенча “Әйтер сүзем бар” дип аталган дини бәйге үткәрә. Ул татар телле иң яхшы вәгазьчене ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бәйге 2023нче елның 4нче гыйнварында Әлмәт яшьләр үзәгендә узачак.

Конкурста 9 яшьтән башлап чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем – ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Балаларга бары ата-аналар яки олылар белән катнашу рөхсәт ителә.

Вәгазь бәйгесен өч яшь төркеме буенча үткәрү көтелә, аларның һәрберсендә өч призлы урын каралган: “Кече төркем” (9-12 яшьлек балалар), “Урта төркем” (13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар), “Өлкән төркем” (18 яшьтән алып чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар). Дин әһелләре өчен аерым номинация каралган.

Әзер вәгазьләрне электрон рәвештә быелның 31нче декабренә кадәр vagaz-almet@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Призлы урын алган җиңүчеләргә бүләкләр һәм катнашучы дипломы тапшырылачак.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 89179316571 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бәйге нигезләмәсе мәкалә астында кушымтада.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана