Игьтибар! “Ирбис” брендының 18 ягулык салу станциясендә җәмәгать туклануы хәләл булачак

30 декабрь 2022 ел 08:57
Игьтибар! “Ирбис” брендының 18 ягулык салу станциясендә җәмәгать туклануы хәләл булачак

Кичә, Җөмәдәл-ахир аеның 6нчы көнендә (29нчы декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә “Транзит-Сити” компанияләр төркеме генераль директоры Ирек Вәлиев белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников катнашты. Очрашуның сәбәбе булып HalalLifeStyle өлкәсендә зур вакыйга торды: “Ирбис” бренды астында эшләүче автомобильләргә ягулык салу станцияләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетында сертификация узды. Стандартка туры килү турындагы сертификатны Ирек Вәлиев мөфти кулыннан алды. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы трассаларында урнашкан 18 ягулык салу станциясе залларында аерым киштәләрдә сатылачак барлык ит продукциясенә һәм камыр ризыкларына (кондитер эшләнмәләрдән тыш) “Хәләл” статусы бирелде. Моннан тыш, АЗС каршында эшләүче кафелар да сертификация узды.

Сертификат “Ирбис” ягулык салу станцияләрендә хәләл туклануны оештыручы Шәхси эшмәкәр “Габделхаков Р.Н.” исеменә бирелгән. “Хәләл” комитеты белгечләре җентекләп тикшерү үткәрделәр һәм кухняның хәләл туклануга күчү процессын җайга салдылар. Хәзер Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты күзәтчелегендә заправка станцияләрендә “Хәләл” тамгасы эленәчәк, ул кулланучыларга җәмәгать туклану урынындагы ризык булуын күрсәтәчәк.

Очрашу барышында Ирек Вәлиев шулай ук мөфти белән федераль трассаларда намаз уку бүлмәләрен ачу һәм бу юнәлештәге планнар белән уртаклашты. Камил хәзрәт кунакка ихлас тырышлыгы һәм эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде, юлларда намаз бүлмәләренә ихтыяҗ зур булуын ассызыклады. Билгеле булганча, 2022нче елның июнь ае башында “Мәскәү – Уфа” М7 федераль трассасының 710нчы чакрымында “Ирбис” автомобильләргә ягулык салу станциясе территориясендә Россия федераль трассаларында стационар намаз уку бүлмәләрен ачу буенча “Юлчы намазы” проектын гамәлгә ашыруга рәсми старт бирелде. Бүгенге көндә федераль трассаларда 9 намаз уку бүлмәсе җиһазландырылган, шуның 7се эшли.

“Юлчы намазы” проекты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең методик ярдәме белән тормышка ашырыла. Әлеге эшнең башлап җибәрүчесе – “Ихлас” мәчете (Татарстан Республикасы Лаеш районының Усад авылы), шушы ук мәчеткә нигез салучы, “Тернәкләндерү һәм җәмгыятькә җайлаштыру үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма  (АНО ЦРА) генераль директоры Азат Гайнетдинов. Төп партнер – “Транзит Сити” компанияләр төркеменә караган “Ирбис” автомобильләргә ягулык салу станцияләре. Моннан тыш, иганәчеләр, мөселман эшмәкәрләре һәм битараф булмаган дин кардәшләр дә ярдәм итә.

“Юлчы намазы” проекты Россия федераль трассаларында урнашкан “Ирбис” автомобильләргә ягулык салу станцияләре территорияләрендә намаз уку бүлмәләрен урнаштырудан гыйбарәт. “Ирбис” автомобильләргә ягулык салу станциясе территорияләрендә намаз уку бүлмәләре ачу юлчыларга өстәмә уңайлыклар тудыра: намаз укып, алар кафеларга һәм мини-маркетларга керә, машина кирәк-яраклары сатып ала, биредәге Wi-Fi, автосервис, душ, банкомат хезмәтләреннән файдалана алачак.

Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт Ирек Вәлиевка Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты китапларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана