2022 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты комитеты реестрында 196 сертификацияләнгән компания теркәлде

10 гыйнвар 2023 ел 09:48
2022 ел нәтиҗәләре буенча Нәзарәтнең "Хәләл" стандарты комитеты реестрында 196 сертификацияләнгән компания теркәлде

Татарстанда һәм Россиядә хәләл индустриясен үстерү ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренә карый һәм «Хәләл» стандарты буенча комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Комитет хәләл өлкәсендә илдә иң принципиаль һәм катгый рәвештә сертификацияләүче органнарның берсе булып тора.

2022 ел нәтиҗәләре буенча комитет реестрында 196 сертификацияләнгән оешма теркәлгән. Шул ук вакытта 2022 елда Комитет тарафыннан күзәтчелек узуга гариза биргән 200 предприятиенең 41е генә сертификацияләнгән. Бу Комитетның җитештерүгә куелган югары таләпләрен һәм бер үк вакытта Россия бизнес җәмәгатьчелегенең хәләл тармагы белән актив кызыксынуын күрсәтә. Сертификатлар азык-төлек, көнкүреш химиясе, косметика җитештерүчеләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, кунакханә һәм шифаханәләргә, туристлык һәм медицина хезмәтләре күрсәтүче учреждениеләргә бирелде. Барлыгы Комитет эшчәнлек алып бара башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр бөтен Россия буенча 1190 предприятие сертификацияләнде. Шунысы игътибарга лаек, 2022 елда "Хәләл" стандарты комитеты контрафакт дип шикләнелгән, хәләл стандартларга туры килә дип игълан ителгән азык-төлеккә карата кергән 15 мөрәҗәгатьне тикшерде.  

2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты буенча комитетның экспорт потенциалы артты. Моңа комитетта сертификацияләнгән чираттагы предприятиенең Якын Көнчыгыш базарына чыгуы ярдәм итте. Россиянең танылган "Макфа" макароны һәм он продуктлары бренды Согуд Гарәбстанында үз продукциясен сата башлады. Предприятие ТР мөселманнары Диния нәзарәте комитетыннан «Хәләл» сертификаты белән экспортка чыккан 13 нче җитештерүче булды. Шулай итеп, комитет тарафыннан бирелгән, халыкара аренада танылган сертификат үз статусын тагын бер кат раслады. Моның өчен Комитет халыкара сертификация органнары белән сертификатларны үзара тану эшчәнлеген тормышка ашыра.

2022 елда Комитет эшенең яңа юнәлешләреннән берсе Halal IT проектын гамәлгә ашыра башлау булды. Проект җәмәгать туклануы урыннары, мобиль кушымта аша азык-төлекнең составын һәм төрле өстәмәләрне, шулай ук Татарстанда намаз урыннары турында белешмә-мәгълүмати юнәлештәге интерактив программаларны үз эченә ала. Проект 2023 елда эшли башлар дип көтелә.

Моннан тыш, 2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетының Татарстан һәм Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлеге башланды. Шулай итеп, әйдәп баручы 3 югары уку йорты - Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән багланышлар турында килешүләр төзелде. Килешүләр азык-төлек җитештерүдә азык өстәмәләрен куллану мәсьәләләре буенча үзара ярдәм итешүне күздә тота.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетының шәригать буенча Эксперт советы 2022 елда хәләл өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча 34 шәригать карары чыгарды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты 2004 елда оешты. Комитет ел саен 150 гә якын оешмага ирекле хәләл сертификацияләү системасы таләпләренә туры килү турында сертификат бирә. Алдан тикшерү үткәреп, таныклык биргәнче, комитет белгечләре оешмаларга ислам кануннары буенча җитештерү тәртибе турында җентекләп аңлату эшләре алып бара. Таныклык тапшырылганнан соң, Комитет контролерлары сертификацияләнгән оешмаларны даими тикшереп тора. Нәтиҗәдә кешеләр аркасында килеп чыккан кимчелекләр тиз арада ачыклана һәм бетерелә. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетында 26 белгеч эшли, аларның 5 се - шәригать белгече, шулай ук оешмаларга 15 кеше күзәтчелек итә.

Хәләл сертификацияләү предприятиеләргә клиентлар базасын киңәйтергә мөмкинлек бирә – хәләл товарлар яки хезмәтләр мөселманнар һәм дөрес яшәргә омтылучылар арасында актив тарала. Ислам кануннары буенча сертификацияләнгән товарлар һәм хезмәтләр кулланучыларда күбрәк ышаныч уята.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана