РИИда уникаль басма – “Россиядә ислам тарихы” хезмәте тәкъдим ителде

12 гыйнвар 2023 ел 14:21
РИИда уникаль басма – “Россиядә ислам тарихы” хезмәте тәкъдим ителде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 19нчы көнендә (12нче гыйнварда), Россия ислам институтында “Россиядә ислам тарихы” исемле уникаль басманың презентациясе узды. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән дөнья күрде.

“Россиядә ислам тарихы” китабын тәкъдим итүдә басманың фәнни мөхәррире, РИИ һәм КИУ ректоры, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Сәид хәзрәт Шәһабиев катнашты. Алар басма өстендә эшләү, авторлар коллективы һәм монографиядә бәян ителгән материалның үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

“Россиядә ислам тарихы” – беренче коллектив монография, анда югары фәнни дәрәҗәдә Россия мөселман халыкларының ислам цивилизациясен үстерүгә керткән өлешен илебездә ислам үсешенең барлык этапларын системалы рәвештә бәян итү аша төрле яклап анализлау омтылышы тормышка ашырыла. Китапта мөселман берләшмәләренең  барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, Россия мөселман өммәтенең рухи яңарыш барышын һәм интеллектуаль үсешен анализлау юлы белән хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Бүген Рәфикъ хәзрәт әлеге академик фундаменталь басманың Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы (БГӘ) теләктәшлегендә әзерләнүен билгеләп үтте – гарәп галимнәре ислам диненең гарәп дөньясыннан һәм гарәп булмаган халыклардан ничек формалашуы белән кызыксына. Фундаменталь басма 5 бүлектән тора: “Россиядә Исламның таралуы”; “Россия мөселман өммәтенең рухи яңарышы һәм интеллектуаль үсеше проблемасы: тарихи контекст һәм заманчалык”; “Россия мөселманнарында дини оешмаларның барлыкка килүе һәм үсеше”; “Хәзерге Россиядә Ислам”, “Ислам һәм рухи мәдәният”.

Басманың фәнни мөхәррире сүзләренә караганда, Россиядә ислам тарихы яхшы өйрәнелгән – Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урдада һ.б. ислам тарихын яктырткан хезмәтләр бар. Әмма зур галимнәр тарафыннан язылган бербөтен басмалар юк иде. “Бу - бары фәнни хезмәт. Мондый форматтагы китаплар беркайчан да булмады әле. Барлык төп моментларны да кертергә тырыштык”, – дип саный Р.Мөхәммәтшин.

Китап Россия ислам институтында рус, инглиз һәм гарәп телләрендә әзерләнгән. Аны язуда күпләгән чыганак һәм әдәбият файдаланылган (алар 1000-нән артык), ислам тарихы өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре җәлеп ителгән. Татарстан авторлары арасында – Искәндәр Измайлов, Айдар Ногманов, Айдар Хәбутдинов, Радик Салихов, Илдус Заһидуллин, Илшат Зарипов, Сәид Шәһабиев, Резеда Сафиуллина-Ибраһимова һәм башкалар бар.

Фәнни мөхәррир сүзләренчә, “Россиядә ислам тарихы” монографиясендә дини мирас алай ук киң язылмаган, әмма тарихны анализларга омтылыш ясалган. Ул шулай ук рус телендә басманың якын арада 1000 данә тираж белән дөнья күрәчәген, китапханәләрдә, мәдрәсәләрдә һәм Ислам югары уку йортларына таратылачагын хәбәр итте. Китап февраль-март айларында шулай ук “Фән” нәшриятында өстәмә тираж белән чыгачак. Монографиянең инглиз һәм гарәп теле версияләре быел җәй һәм көз айларында көтелә.

Китап Ислам тарихы һәм дини мөнәсәбәтләр белгечләре өчен дә, киң даирә укучыларга, шул исәптән гуманитар профильдәге югары уку йорты студентларына, мөселман яшьләре өчен дә кызыклы булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана