Казанда Ислам илләре арасында хоккей буенча халыкара турнир ачылды

14 гыйнвар 2023 ел 16:42
Казанда Ислам илләре арасында хоккей буенча халыкара турнир ачылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21нче көнендә (14нче гыйнварда), Казанда Ислам илләре арасында хоккей буенча I Халыкара турнир башланып китте. Спортчыларны һәм кунакларын каршы алып, Казан Кремлендә урнашкан “Кол Шәриф” мәчетендә өйлә намазы укыганнан соң, хоккей турнирының рәсми ачылыш тантанасы “Спорт сарае” бозында узды. Әлеге чарада сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен ПАО “Татнефть” генераль директоры, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һ.б. җиткерде.

– Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше – динебезнең таләбе ул, шуңа күрә спорт һәм физик культура белән шөгыльләнергә, изге эшләр башкару өчен үзеңне яхшы формада тотарга чакырабыз. Сәламәт тәндә сәламәт акыл, диләр, һәм бу бик дөрес сүзләр, – диде Илфар хәзрәт һәм Казан шәһәре ислам дөньясының төньяк башкаласы булып торуын искә төшерде, катнашучыларга уңышлар теләде. Моннан тыш, ул ярышларны оештыручылар һәм катнашучылар белән бергә алканы символик рәвештә бозга ташлау тантанасында катнашты.

Беренче уен “Казан нуры” мәчете һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хоккей командалары арасында узды. Җиңү кунаклар файдасына төгәлләнде.

Турнирны оештыручылар – “Татнефть – Ак Барс спорт-коммерция предприятиесе” ҖЧҖ һәм “Казан халыкара Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты” өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе. Хоккей буенча турнирның төп максаты – спорт, аерым алганда хоккей өлкәсендә Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре арасындагы багланышларны ныгыту.

Ярышларда катнашу өчен Татарстан башкаласына 13 илдән – Бәһрәйн, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Ливан, Алжир, Марокко, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Төркиядән спортчылар һәм функционерлар киләчәк. Матчлар уздыру өчен төп мәйданчыклар – “Спорт сарае” бозында, кайбер уеннар шулай ук “Татнефть Арена” боз спорт сараенда узачак.

Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты кунакларны кунакханәдә хәләл туклану белән тәэмин итүне контрольдә тота.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана