Әтнә районы Яңа Шашы авылында яңа мәчет ачылды

16 гыйнвар 2023 ел 12:05
Әтнә районы Яңа Шашы авылында яңа мәчет ачылды

Җөмәдәл ахыр аеның 21 нче көнендә (14 гыйнварда), Әтнә районы Яңа Шашы авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күркәм чараны хөрмәтләп, күпләгән кунаклар кайтты, районның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы җыелды.

Күркәм вакыйгада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, Нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды. Иман йортын күтәрүдә көч куючылар шулай ук мөхтәсибәтнең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазендә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Әлеге авылда яшәүчеләрнең яңа мәчет ачылу уңаеннан сөенечен шулай ук Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр уртаклашты. Алар мәхәллә мәчетенең күп еллар дин үсешендә халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итүен, җирле халыкка берөзлексез рухи тәрбия, ислам гыйлеме бирүдә уңышлар юлдаш булуын теләде.

Тантаналы ачылыштан соң мәчеттә җәмәгать белән беренче намаз укылды. Имам булып Җәлил хәзрәт Фазлыев торды.

Мәчет бер катлы, кирпечтән төзелгән, 70 кешене сыйдырышлы, 60 кв.метрлы зур намаз залы, гардеробы һәм тәһарәтханәсе бар. Бинага ут һәм җылыту системасы тоташтырылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана