Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы узачак

16 гыйнвар 2023 ел 13:38
Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы узачак 

Рәҗәб аеның 13 нче көнендә (4 нче февраль), Лениногорск мөхтәсибәтендә «Татнефть» спорткомплексы территориясендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы узачак. Спорт чарасын Лениногорск районы мөхтәсибәте Лениногорск шәһәре администрациясе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе теләктәшлегендә оештыра. 
Ярышларны уздыруның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чаңгы спортын популярлаштыру һәм мөселман яшьләре арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Спортчылар чаңгыда 2 км-лы трасса буенча йөгерергә тиеш булачак. 

Ярышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәр мөхтәсибәтеннән 3 кеше катнаша ала. Үзең белән чаңгы комплекты һәм җылы кием алырга кирәк. Команда беренчелеген өч уенчының уртак нәтиҗәсеннән чыгып билгеләячкләр. Ярышта профессиональ чаңгычылар катнаша алмый. 

Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать тугызда Лениногорск ш., Набережная ур, 26 йорт адресы буенча урнашкан “Ихлас” мәчетендә башкарыла. Йөгереш иртәнге сәгать унда башлана. 

Шәхси беренчелектә һәм команда йөгерешендә җиңүчеләр призлар һәм грамоталар белән бүләкләнә. 

Катнашучыларга 2023 елның 31 гыйнварына кадәр форма буенча гаризалар бирергә һәм аларны leninigorsk.muhtasibat@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 89179171169.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана