“Мөхәммәдия”дә Баруди һәм мәдрәсә тарихы музеен булдыру буенча сөйләшү узды

19 гыйнвар 2023 ел 17:22
“Мөхәммәдия”дә Баруди һәм мәдрәсә тарихы музеен булдыру буенча сөйләшү узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 26нчы көнендә (19нчы гыйнварда), “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Галимҗан Барудига һәм ул нигез салган уку йортының тарихына багышланган музей ачу буенча киңәшмә үткәрелде. Җыелыш Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап, милли мирасны һәм рухи мәдәниятне саклауга юнәлтелгән башлангычларны тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Очрашу “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашында узды.

Киңәшмә эшенә белгечләр буларак Татарстан Республикасы Милли музее вәкилләре – фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Татьяна Чканова, әлеге бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәрләре Алсу Хәйруллина һәм Миләүшә Хәйруллина чакырылды. Моннан тыш, җыелышта педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең актив ярдәмчесе Разия Сәхипова катнашты. Алар музей проектын булдыру, якынча тематика һәм экспозиция төзү, материаллар туплау, оештыру мәсьәләләрен чишү, халыкны һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү һ.б. буенча фикерләрен җиткерде.

Разия Сәхипова “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен нигезләүче, олуг галим һәм мәгърифәтченең мирасын һәм шәхси әйберләрен саклау, язма чыганакларны һәм рухи ядкәрләрне бүгенге көндә куллану мөмкинлекләрен барлау, дини уку йортларында аның әсәрләрен өйрәнү хакында сөйләде. Ул Г.Баруди белән бәйле экспонатларны, ул яшәгән чордагы уку-язу әсбаплары, киемнәр, китаплар, карандашлар, кара савытлары һ.б. тарихи әйберләрне туплау буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Бүгенге очрашу барышында Татарстан Республикасы Милли музее вәкилләре шулай ук мәдрәсәдә музей оештыру өчен урын сайлау буенча фикерләрен җиткерде, бүлмәләрне, уку сыйныфларын карадылар, хәзерге заманда музей эшчәнлегендә кулланылучы интерактив технологияләр белән таныштырдылар.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 140 еллык тарихи үткәнен истә тотып, әлеге бинада ачылачак музей бүлмәсендә белем алган күренекле шәхесләр, татар зыялылары, мөфтиләр, дин әһелләре, иганәчеләр һ.б. белән бәйле материаллар да урын алыр дип көтелә. Шулай ук уку йортының казанышлары, хәзерге яшәеше, шәкертләр тормышына да урын биреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана