ТР Президенты һәм Мөфтие Төрекмәнстанда мәчеткә нигез салуда катнашты

20 гыйнвар 2023 ел 13:48
ТР Президенты һәм Мөфтие Төрекмәнстанда мәчеткә нигез салуда катнашты

Бу көннәрдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында эшлекле сәфәр  белән Төрекмәнстанда. Бүген,  җөмәдәл-ахыр аеның 27нче көнендә (20нче гыйнварда), мөфти хәзрәт Рөстәм Нургали улы белән бергә Аркадаг шәһәрендә Ахал вилаятенең Җәмигъ мәчетенә нигез салу тантанасында катнашты. Әлеге чарада, Төрекмәнстанның мөхтәрәм аксакаллары белән беррәттән, шулай ук мөселман илләре илчеләре, Төрекмәнстанның Милли Генгеш әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, вилаятләрнең хәкимнәре, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Тантана җомга намазына кадәр үткәрелде. Төзелә торган мәчет нигезенә Рөстәм Нургали улы Татарстан делегациясе исеменнән символик рәвештә цемент эремәсе төшерде. Әлеге комплекста мәдрәсә дә булдыру каралган. Мәчеткә рәсми рәвештә нигез салу тантанасы үткәрелгәннән соң, катнашучылар бәйрәм мәҗлесендә катнашты, аннары бергәләп җомга намазы укыды.

Ахал вилаятенең Җәмигъ мәчетенең гомуми мәйданы 34,5 гектарны тәшкил итә, һәм мәчеттә берьюлы 15 мең кеше намаз укый алачак. Мәчет төзелешен халыкара тендер җиңүчесе, Төрекмәнстан сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге әгъзасы, “Алтын” хуҗалык җәмгыяте алып барачак.

Ахал вилаятенең 70 меңгә якын кеше яшәячәк яңа административ үзәге Төрекмәнстан башкаласыннан 30 километр көньяк-көнбатышта 950 га мәйданда төзелә. Илнең беренче “акыллы” шәһәре төзелеше 2019нче елның апрелендә башланган иде.

“Туркменистан сегодня” мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана