Чистай мөхтәсибәте мөселман яшьләре берлеге активистлары хәйрия акциясе үткәрде

23 гыйнвар 2023 ел 12:38
Чистай мөхтәсибәте мөселман яшьләре берлеге активистлары хәйрия акциясе үткәрде

Ял көннәрендә Чистай мөхтәсибәте мөселман яшьләре берлеге активистлары Рәҗәб ае җитү уңаеннан хәйрия акциясе үткәрде - Чистай мөхтәсибәтенең социаль ашханәсендә тукланучы аз керемлеләргә һәм мохтаҗларга, игътибар күрсәтеп, бүләкләр тапшырды.

Активистлар шәһәрнең 5 мохтаҗ гаиләсен бүләкләр белән сөендерде – алар он, ит, сөт продуктлары, чәй һәм тәм-томнарны кабул итеп алды. Чистай мөхтәсибәтендә мондый акцияләр даими үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, "Социаль ашханә" проекты кысаларында мөхтәсибәттә һәр атна саен беренче һәм икенче ашлар пешерелә, ә аннан өйләренә таратыла. Бүгенге көндә бу 30 дан артык гаилә (55 кеше) дигән сүз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана