Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» III Бөтенроссия турниры башланды

03 февраль 2023 ел 17:23
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» III Бөтенроссия турниры башланды

Бүген, раҗәб аеның 12 нче көнендә (3 февральдә), Казанда Спорт сараенда шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы – Дуслык»  III  Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы узды.

Турнирның төп идеясе – тынычлыкка һәм татулыкка ирешү өчен төрле конфессия вәкилләрен берләштерү. «Кубок Дружбы – Дуслык»  турниры күпмилләтле республикабыз тормышында – зур вакыйга, конфессияләр арасында дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер шайбалы хоккей ярышы булып тора.

Бүген ачылышта хөрмәтле кунаклардан ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Мурманск һәм Мончегорск митрополиты Митрофан,  Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты, Казан Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов, КХЛ президенты һәм “Ак барс” составында ике тапкыр Гагарин Кубогына ия булган Алексей Морозов, илебезнең хоккей легендасы, спорт мастеры, атказанган тренер Геннадий Маслов һ.б. катнашты. Алар турнирда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Аннан соң командалар шайбаны символик рәвештә чөеп җибәрү өчен бозга чакырылды, аны КХЛ президенты һәм “Ак барс” составында ике тапкыр Гагарин Кубогына ия булган Алексей Морозов, илебезнең хоккей легендасы, спорт мастеры, атказанган тренер Геннадий Маслов уздырды.

Уеннар, 1 февральдә ук башланып, 5 февральгә кадәр Спорт сараенда һәм «Баско» боз аренасында дәвам итәчәк. Турнирда Казан, Санкт-Петербург, Кузнецк, Мордовия һәм Башкортстаннан 10 команда катнаша. Алар арасында православие храмнары настоятельләре һәм мәчетләрнең имам-хатыйбларыннан, Казан шәһәре Башкарма комитет хезмәткәрләреннән торган "Миллениум" командасы, Казан шәһәренең «Казан нуры» мәчете каршындагы мәхәллә кешеләреннән һәм дин тотучылардан оештырылган һәвәскәрләр командасы да бар. Быел турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән яңа командалар да катнаша.

Моннан тыш, иртәгә Казанда турнир кысаларында авыр хәрәкәтләнүче балалар өчен «Һәркемгә – хоккей» дип аталган традицион хәйрия матчы узачак. Бозга инвалид коляскаларына утырып йөрүче, кулларына кәшәкә тоткан егетләр чыгачак. Аларга «Ак Барс» командасы, Төнге хоккей лигасы хоккейчылары һәм «Кубок Дружбы – Дуслык»  турнирында катнашучылар уйнарга ярдәм итәчәк. Матч 4 февральдә 17:30 сәгатьтә (Спорт сарае, Мәскәү ур., 1 йорт адресы буенча) узачак.

5 февральдә 10:00 сәгатьтә Спорт сараенда турнирның финал матчлары башлана. Аннан соң турнирның иң яхшы уенчыларын, призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак.

«Кубок Дружбы – Дуслык»  Бөтенроссия турниры халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана