Нәзарәт Пленумында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына яңа бурычлар билгеләнде

09 февраль 2023 ел 15:01
Нәзарәт Пленумында 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына яңа бурычлар билгеләнде

Бүген, Раҗәб аеның 18нче көнендә (9нчы февральдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленумы узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган утырыш эшендә аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибендә төп сорау буларак Татарстан мөфтиятенең һәм аның карамагындагы оешмаларның 2022нче ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр һәм 2023нче елга планнар каралды.

2022нче елга йомгак ясап, Камил хәзрәт, беренче чиратта, аның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән истәлекле булуын искә төшерде һәм, ел узуга да карамастан, кайбер проектларны әле дә аның канаты астында тормышка ашыруны дәвам ителүен әйтте. "1100-еллыкны бер ел белән генә чикләү дөрес булмас, аңа чит илләрдә кызыксыну зур булды, — диде ул.  — Моннан файдаланып калырга кирәк, шушы зур юбилей турында һәрдаим искәртеп торуны дәвам итәргә чакырам, хәзрәтләр. Аның турында күпме сөйләсәк тә, артык булмас. Чөнки халыкның аңына Россиядә бер генә диндәге ил түгел, ә күпдинле дәүләт булуын сеңдерергә кирәк, ә мөселманнар үзләренең Россиядән башка Ватаннары булмавын аңларга тиеш".

1100-еллык уңаеннан мөфтиятнең иң мөһим казанышларыннан Камил хәзрәт түбәндәгеләрне билгеләп үтте: Коръәнне бастыруның татар традицияләрен тулысынча торгызу, «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын төшерү, мөселман инфраструктурасы киңәю (14 мәчет һәм 3 мәгърифәт үзәге, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе өчен ике яңа бина, намаз уку бүлмәләре, хәләл банк продуктлары), 2 мәгариф проекты – рус телендә онлайн-мәдрәсә һәм татар телен өйрәнү өчен эшләнгән “Без – татарлар” онлайн-платформасы… Мөфти “Хозур” нәшриятына, Россия ислам институтына, Хәләл стандарты буенча комитетка, “Зәкят” фондына, “Вакф” фондына, “ДУМ РТ Хаҗ” операторына һәм мөхтәсибләргә 1100-еллыкны уздыруга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Камил хәзрәт үз чыгышында шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында Нәзарәтнең гуманитар эшчәнлегенә тукталды. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда “Зәкят” фонды мохтаҗларга 24 млн сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте, “Хозур” нәшрияты 80гә якын исемдәге китап бастырды, “Хозур ТВ” 10 төбәктә күрсәтә башлады, “ДУМ РТ Хадж” операторы 810 кешегә хаҗ һәм 1000гә якын кешегә гомрә оештырды, республикада 15 Коръән бәйгесе үткәрелде, 10 фәнни чара һәм 10 иҗади бәйге уздырылды, студентлар арасында 2 олимпиада һәм башка чаралар оештырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең үсеш векторын билгеләп, мөфти хәзрәт утырышта катнашучыларның игътибарын 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүгә юнәлтте. Камил хәзрәт җитәкчеләр алдына татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау һәм татарлар арасында милли-дини үзаңны үстерү бурычларын куйды. Аерым алганда, бу бурычны “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” хәл итәргә ярдәм итә. Мөхтәсибләрнең, голәмәләрнең һәм казыйларның алдагы ике көнлек гомуми күчмә киңәшмәсе нәтиҗәсендә, бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, “Нигезләмә”гә төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү каралды һәм документның яңа редакциясе формалаштырылды. Ул, бүген бертавыштан расланганнан соң, үз көченә керәчәк. “Нигезләмә” татар-мөселман традицияләрен саклауның төп механизмы булып тора.

Мөфти үз докладында республикада татар телле дини кадрлар әзерләү һәм мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл туклану, хәрби операциядә катнашкан дин кардәшләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләргә дә тукталды. Ул Казанда Җәмигъ мәчете һәм аның янында мөселман мәктәбе төзелә башлавы; татар мәкамен рәсмиләштерү; кулъязма Коръәнне тәмамлау һәм Морат Рәмзинең тәфсирен хәзерге заман татар теленә күчерү; татар дини-илаһият мирасын тәрҗемә итү һәм бастыру, берничә хәләл банк продуктын эшләп бетерү көтелү турында да искәртте. 

Пленумда 2022нче елда тормышка ашырылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән шулай ук Нәзарәтнең Ревизия комиссиясе рәисе һәм Аттестация комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары һәм  “Хозур” Нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин, “Татарстан Республикасы Вакфы” һәм “Зәкят” фондлары, “Хәләл” стандарты буенча комитет һәм Татарстандагы “ДУМ РТ ХАДЖ” рәсми хаҗ операторы җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар да үз чыгышларына 2023 елга планнары белән уртаклашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана