Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар

15 февраль 2023 ел 15:25
Мәрҗани мәчетендә татар халкының күренекле шәхесләрен искә алдылар

Бүген, Раҗәб аеның 24нче көнендә (15нче февральдә), Казанның Мәрҗани мәчетендә татар халкының олуг шәхесләренең рухларына багышлап Коръән уку мәҗлесе узды. Хөрмәтле затларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Фатыйх Кәрим, Муса Җәлил, Илһам Шакировны олуглап, хәзрәтләр һәм абыстайлар Кәлам Шәрифтән аять вә сүрәләр укырга җыелды.

Коръән укып искә алу мәҗлесен Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, Казан шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде. Ул “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкальне китереп, милләтнең горурлыгы булган шәхесләрне һәрвакыт дога кылып искә алу кирәклеген ассызыклады.

Алга таба Мәрҗани мәчете хәзрәтләре Коръәннән сүрәләр һәм аятьләр укыдылар, аннары Әнсар хәзрәт Мифтахов динебез, милләтебез өчен хезмәт куйган кардәшләребезнең исемнәрен атап дога кылды. Дин әһелләре, абыстайлар, остазбикәләр катнашында очрашу рухи-дини кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буынны ислам дине кушканча тәрбияләү, белем бирү, дәгъвәт эшчәнлеге алып баруның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу белән дәвам итте. Катнашучылар татар халкында Коръән ашлары үткәрү традициясе киң таралуын билгеләп, әлеге матур гадәтне дәвам итү, гомумән, мәҗлесләр үткәрү тәртипләре буенча теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана