Бер айда рус телендәге онлайн-мәдрәсәгә 15 меңнән артык кеше “керде”

22 февраль 2023 ел 10:31
Бер айда рус телендәге онлайн-мәдрәсәгә 15 меңнән артык кеше “керде”

Бүген – Татарстан мөфтиятенең рус телендә эшләтеп җибәргән онлайн-мәдрәсәсенә бер ай. Шушы вакыт эчендә әлеге белем бирү платформасында 3500 “шәкерт” белем алу өчен теркәлү узды. Барлыгы 15 000нән артык кеше ислам нигезләре буенча рус телендә белем алуның заманча һәм уңайлы мөмкинлекләре белән кереп кызыксынды. Шунысы игътибарга лаек, барлык “шәкерт”ләрнең яртысы – 25 яшьтән 44 яшькә кадәргеләр, һәм барлык укучыларның 60 проценты – хатын-кызлар.

Уникаль белем бирү мәйданчыгына үз кызыксынуларын татарстанлылар (6 154 кеше) гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә белдерде: болар – Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре (1 591), Башкортстан (1 271), Түбән Новгород (762) һәм Самара өлкәләре (542). Моннан тыш, инновацион уку ресурсында ислам нигезләре буенча Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядә яшәүче рус телле ватандашларыбыз белем ала.

82,3% кулланучы сайтка смартфоннардан керә. 3 000нән артык кеше Android һәм iOS платформасында эшләүче мобиль кушымталарны урнаштырган.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта “Онлайн-медресе” дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин. https://medrese.tatar/ белем бирү платформасында барлык популяр социаль медиа яки электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Теркәлгәннән соң, системада һәр укучыга шәхси кабинет ачыла, анда үткән темалар, эшләнгән тестлар турында мәгълүмат туплана.

Әлеге проект Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Уникаль белем бирү мәйданчыгы Россиядә ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларны яңа дәрәҗәгә күтәрде: онлайн-мәдрәсә мәчетләрдән ерак яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчетләргә барып җитә алмаучыларга башлангыч дини белемне тиз арада һәм җиңел генә алырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ресурсның эчтәлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән.

Ресурста 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы (фикх), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук фарыз, сөннәт һәм гает намазларын укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. Барлыгы “шәкертләрне” 200 дән артык 48 сәгатьлек видеодәрес көтә. Моннан тыш, дәресләр текст һәм аудио рәвешендә дә кабатланган.

Онлайн-мәдрәсәдә дәресләрне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казан имам-хатыйблары алып бара.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана