Мөфти Мәскәүдә Катар дәүләтенең Россиядәге Илчесе белән очрашты

06 март 2023 ел 17:45
Мөфти Мәскәүдә Катар дәүләтенең Россиядәге Илчесе белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 14нче көнендә (6нчы мартта), Татарстан мөфтие – эш сәфәре белән Мәскәүдә. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Шәйх Әхмәд бин Нассер бин Җасим Әл Тани белән очрашты. Очрашуда шулай ук илчелекнең икенче сәркатибе Абделла Йосыф Әл-Саии, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Очрашу Илчелек бинасында узды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар дәүләтенең Россиядәге Илчелегенә Татарстан мөфтиятенең күпләгән мәгариф, белем бирү, социаль проектларын тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Аерым алганда, хәзрәт Катар иленнән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе өчен җибәрелгән бай китапханә өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мөфти шулай ук аны Республикакүләм ифтарга чакырды.

Илче үз чиратында мөфтигә чын, хакыйкый Ислам кыйммәтләрен таратуда, Хәнәфи мәзһәбен өйрәнүдә зур тырышлыклары өчен мактау сүзләрен, ихтирамын белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан мөфтиенең зур казанышы – Россиянең дәүләт һәм хөкүмәт структуралары белән уңышлы багланышларны гамәлгә ашыруда, һәм ул Россиядә мөселманнарның гореф-гадәтләренә һәм дини хисләренә хөрмәт белән каралуын билгеләп үтте. Шулай ук шәех Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтүнең мөһимлеген искә төшерде.

Очрашуда җитәкчеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кайбер башлангычларын тормышка ашыру хакында да сүз алып барды.

Ахырдан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин илчегә исламны үстерүгә, дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга, рухи мирасны өйрәнүгә, мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлеше, дини һәм хәйрия эшчәнлегендәге казанышлары өчен Нәзарәтнең “Бердәмлек” медален тапшырды.

Алга таба мөфти Катар дәүләте илчелеге каршындагы Гарәп телен өйрәнү үзәгендә булды. Биредә шулай ук Татарстан мөфтияте һәм Үзәк арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, аерым алганда, Татарстан Республикасы галимнәреннән семинарлар, дәресләр, лекцияләр алып баруны оештыру турында сөйләштеләр.

Халыкара элемтәләр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә таянып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә уртаклашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана