Мөфти Әлки районы имам-мөхтәсибе белән күреште

16 март 2023 ел 13:33
Мөфти Әлки районы имам-мөхтәсибе белән күреште

Бүген, Шәгъбан аеның 24нче көнендә (16нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев белән очрашты. 

Әңгәмә барышында сүз мөхтәсибәтнең үткән елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр хакында барды. Имам-мөхтәсиб районда мөселман инфраструктурасын үстерү буенча эшләнгән эшләргә тукталды, шуларның берсе – узган елны Яңа Әнҗерә авылында “Шәһит” мәчете ачылу булды.

Ирек хәзрәт хәзерге вакытта Базарлы Матак авылында төзелеп килүче ике катлы “Өмет” мәчете турында сөйләп узды. Аның төзелеше төгәлләнү алдында. Ул 2019нчы елның июлендә мөселман яшьләре, мәхәллә халкы һәм эшмәкәрләрнең көче белән төзелә башлады. Хәзерге вакытта эчке эшләрне төгәлләү һәм әйләнә-тирәне төзекләндерү бурычы тора. Ул район үзәгендә 4нче мәчет булачак.

Очрашу барышында имам-мөхтәсиб райондагы дини вәзгыять хакында җиткерде һәм аерым сораулар буенча киңәшләште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана