Лаешта балалар арасында иншалар һәм рәсем ясау бәйгесе узды

18 март 2023 ел 19:27
Лаешта балалар арасында иншалар һәм рәсем ясау бәйгесе узды

Бүген, 18 март көнне, Сокуры мәдәният йортында "Гаилә кыйммәтләре сагында" бәйгесенә йомгак ясау чарасы үткәрелде. Бүләкләү тантанасында башкалабыз кунаклары, районыбызның хөрмәтле шәхесләре, хәзрәтләребез дә катнашты. 

Бәйге Лаеш мөхтәсибәте һәм Лаеш районы Мәгариф бүлеге тарафыннан, район башлыгы Илдуса Зарипов һәм Сокуры авыл җирлеге  башлыгы Руслан Газизуллин ярдәме белән оештырылды.

Бәйгедә катнашу өчен 4-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр гаилә темасына рәсемнәр ясап һәм иншалар язып җибәрде. Барлыгы 100 якын эш килеп иреште (70 рәсем һәм татар һәм рус телләрендә 25 инша). Аларны мәртәбәле жюри бәяләде:  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты доценты Резеда Сәфиуллина, Лаеш районы Мәгариф бүлегенең милли мәгариф методисты Лария Сафина, Лаеш мөзтәсибәтенең "Ихлас" газетасы әдәби редакторы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәттахова.

"Рәсем" номинациясендә 4-6 яшьләр балалар катнашты. "Татар телендә инша" номинациясендә 4-6 сыйныф укучылары, 7-9 сыйныф укучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Иҗат жимешләрен юллаган һәр бала бүләкләнде. Аерым урыннар да билгеләнде, дипломнар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана