Мөфти Теләче мөхтәсибәтендә мөселманнар белән очрашты

05 апрель 2023 ел 10:55
Мөфти Теләче мөхтәсибәтендә мөселманнар белән очрашты

Рамазан-шәриф аенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Кичә, Рамазан аеның 13нче көнендә (4нче апрельдә), Диния Нәзарәте башлыгы Теләчедә районкүләм ифтарда катнашты. Әйтергә кирәк, быел ураза ае дәвамында биредә зурлап район масштабында 4 ифтар үткәрү көтелә. Кичә шундый зур авыз ачу мәҗлесенең икенчесе узды. Ул Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов исеменнән үткәрелде. Әлеге чарага барлык имамнар, авыл мәчетләре активистлары – гомумән алганда 130 кеше килгән иде.

Татарстан мөфтие эш сәфәрен Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән очрашудан башлады. Хакимият бинасында узган очрашуда җитәкчеләр төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге буенча фикер алышты.

Алга таба дин кардәшләр белән очрашу “Маяк” кафесында дәвам итте. Ифтар мәҗлесен Татарстанның төньяк төбәге казые, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев алып барды. Мәҗлестә катнашучыларны иң әүвәл район башлыгы сәламләп, райондашларны Рамазан ае белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде, районның бүгенге яшәеше белән таныштырды.

Мөфти хәзрәт үзенең эчтәлекле вәгазендә Рамазан аеның фазыйләтләрен искә төшереп, бу айда Коръән-Кәрим иңгән булуын искәртеп үтте. Ул Рамазанны изге гамәлләр кылып, ураза тотып үткәрергә чакырды. “Рамазан ае бүтән айлардан Коръән иңгән ай булуы белән аерылып тора. Шул сәбәпле, бу айда ураза тоту белән бергә күп итеп Коръән уку хәерле, сөннәт гамәл санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу айда Коръәнне тулысынча укып чыга торган булган. Безгә дә аннан үрнәк алып, Раббыбызның Китабын тулысынча укып чыгарга тырышырга кирәк. Шундый мөбарәк айда иң хәерле сүзләрне укып күпме әҗер-савапка лаек булачакбыз”, – диде ул туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръәнгә зур әһәмият биреп.

Теләче мөхтәсибәте мәчет-мәхәлләләрендә дин кардәшләр кулдан килгәнчә иганәчеләр ярдәме белән ифтарлар үткәрәләр. Теләче үзәк мәчетендә һәм Иске Җөри авылы мәхәлләсендә Коръән хәтем кылына. Ураза гаете көнендә узачак балалар бәйрәменә әзерлек бара.

Искәртеп үтик, Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан, Лаеш районы, Лениногорск, Норлат шәһәрләрендә яшәүче дин кардәшләр белән очрашып өлгерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана