РИИда “Журналист буласым килә” иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

05 апрель 2023 ел 10:35
РИИда “Журналист буласым килә” иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

Иртәгә, 6нчы апрельдә, Россия ислам институтында 11 яшьтән 19 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен “Журналист буласым килә – 2023” IV Төбәк (Идел буе) иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Бүләкләр һәм дипломнардан тыш, бәйгедә җиңүчеләр Россия ислам институтына укырга керү имтиханын тапшырганда журналистика нигезләре буенча өстәмә баллар алачак. Быел журналист һөнәрен үзләштерергә теләүче абитуриентларга Россия ислам институтында бары 25 урын бирелгән, шуларның 10сы – бюджет урыны, тагын 15ен югары уку йортын гамәлгә куючы түли – шул рәвешле студентлар өчен уку бушлай.

Бәйгене Россия ислам институты һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе оештырды. Мәгълүмати ярдәмне басма массакүләм мәгълүмат чаралары тәэмин итте: “Казанские ведомости” газетасы һәм “Идел” журналы.

РИИның журналистика кафедрасы мөдире, фән кандидаты, доцент Айгөл Гыйльманова сүзләренә караганда, быел конкурска Татарстанның төрле шәһәрләреннән 160тан артык гариза җибәрелгән.

– Конкурс күрсәткәнчә, күп кенә мәктәпләрдә журналистика түгәрәкләре эшли, телестудияләр бар, мәктәп газеталары чыга. Балалар иҗат үзәкләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Бу яхшы күренеш, – ди Айгөл ханым.

Конкурс өч этапта узды. Беренче этапта – катнашучылардан гаризалар җыелды, икенчесендә – Россия ислам институтының журналистика кафедрасы укытучылары конкурста катнашучылар өчен ике көнлек онлайн-уку (мастер-класслар) оештырды. Өченче этап белгечләрдән торган комиссия эшен һәм бәйгегә йомгак ясауны күздә тотты.

Иҗади эшләр 5 номинациядә каралды: “Иң яхшы эссе”, “Фотокорреспондент”, “Видеограф”, “Иң яхшы шигъри әсәр” һәм “Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы” (мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар өчен). “Иң яхшы эссе” номинациясендә 1нче урынны Казан шәһәренең “Балалар академиясе” балалар иҗаты үзәге укучысы Никита Чернов алды. “Фотокорреспондент” номинациясендә 1нче урын бирелмәде, ә 2нче урынны өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе – Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Укучылар йортыннан Евгений Шабаев алды. “Видеограф” номинациясендә 1нче урынны “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Укучылар йорты” өстәмә һөнәри белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе укучысы Айгөл Фәттахова һәм Казан шәһәренең 111нче мәктәбе укучысы Алинә Карташова алды. “Иң яхшы шигъри әсәр” номинациясендә 1нче урынны Балтач районы Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы Рәйсә Абдуллина алды. “Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясендә 1нче урын Мөслим гимназиясе укучысы Камил Минһаҗевага бирелде.

Белешмә.

“Журналист буласым килә” Төбәк (Идел буе) иҗат бәйгесе дүртенче ел рәттән уздырыла. Конкурс ярдәмендә күпләгән укытучылар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре Россия ислам институтының журналистикасы кафедрасы турында белә. Конкурс үткәрелгән чорда Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары һәм Свердловск өлкәсе шәһәр һәм районнарыннан йөзләгән гариза кабул ителде. Ел саен тәҗрибәле журналистлардан торган жюри 50 иң яхшы эшне билгели. Конкурс лауреатлары укытучылар белән бергә Россия ислам институтына бүләкләү тантанасына чакырыла. Фото, SMM, стена газетасы һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары буенча мастер-класслар була.

Мастер-классларны журналистика кафедрасы укытучылары һәм өлкән курс студентлары алып бара. Укучылар уен формасында журналист һөнәре нечкәлекләренә өйрәнә. Укучылар Россия ислам институты студентлары белән аралаша, шуның нәтиҗәсендә ислам югары уку йортына, гомумән, дингә, исламга карата дустанә, толерант мөнәсәбәт формалаша.

“Журналист буласым килә – 2023” IV Төбәк (Идел буе) иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү вакыты һәм урыны: 2023нче елның 6нчы апреле, Россия ислам институты конференц-залы (Казан шәһәре, Газовая ур., 19). Үткәрү вакыты: сәг. 11.00-12.00.

Элемтә өчен: Юлия Ибраһимова, телефон номеры: 89600362976.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана