Мөфти Әлмәт мөселманнары белән очрашу үткәрде

06 апрель 2023 ел 10:29
Мөфти Әлмәт мөселманнары белән очрашу үткәрде

Рамазан-шәриф аенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Кичә хәзрәт Әлмәт мөхтәсибәтендә булды. Биредә ул беренче чиратта шәһәрнең Үзәк мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин белән әңгәмә вакытында мөфти, мәчет бинасын яңартуга өлеш керткәннәре өчен, иганәчеләргә рәхмәтен белдерде, әлеге гыйбадәт йорты республикада иң матур мәчетләрнең берсенә әвереләчәк дип билгеләп үтте һәм алга таба ремонт эшләрен алып бару буенча киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук мөфти Исмәгыйль хәзрәт белән мөхтәсибәт, Әлмәт мәдрәсәсенең бинасы һәм хәзерге эшчәнлеге хакында фикер алышты. Мөхтәсиб Камил хәзрәткә Әлмәт мөхтәсибәтенең якын киләчәккә планнары, аерым проектлары, шәһәр күләмендә Рамазан аеның ничек узуы турында сөйләп узды.

Аннары мөфти район мөселманнары белән очрашу уздырды. Барлык имамнар, дин кардәшләр Камил хәзрәтнең Рамазан ае фазыйләтләре, ураза һәм тәүбә кылу хакында вәгазен тыңлады. Әлмәтлеләр аңа үзләренең сорау-тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады.

Ахшам намазы җитү белән бар җыелган халык, шул исәптән җирле хакимият вәкилләре районкүләм ифтарда катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана