Лаеш мөхтәсибәтендә “ДУМ РТ Хаҗ” вәкиллеге эшли башлады

07 апрель 2023 ел 14:04
Лаеш мөхтәсибәтендә “ДУМ РТ Хаҗ” вәкиллеге эшли башлады

Рамазан аеның 14нче көнендә (5нче апрельдә), Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстанның рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ”ның вәкиллеге ачылды. Ул район мөселманнарының һәм имамнарның үтенечен истә тотып, Сокуры авылы “Юлчы” мәчетендә урын алды. Биредә үк мөхтәсибәт тә урнашкан. Яңа ачылган офис “ДУМ РТ Хаҗ” га Лаеш районында яшәүче дин кардәшләребез өчен Хаҗ һәм гомрә оештыруны җирле мөхтәсибәт аркылы тормышка ашыру мөмкинлеген тудыра.

Рәсми ачылыш тантанасында Татарстандагы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы директоры Ранис хәзрәт Вахитов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, районның барлык имамнары һәм дин кардәшләр, хаҗ һәм гомрә сәфәренә әзерләнүче мөселманнар катнашты.

Ранис хәзрәт җыелган халыкка хаҗ кылуның мөһимлеген, хаҗ тәртипләрен һәм төрләрен, 2023нче ел сезонына әзерлек, быелгы хаҗ программасы һәм төп үзенчәлекләр хакында аңлатып узды, бергә эшләү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Ул “ДУМ РТ Хаҗ”ның гомрә һәм хаҗны оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия, беренче чиратта югары сыйфат һәм хаҗилар алдында зур җаваплылык тоючы оешма булуын, Россиядә ислам диненең бишенче баганасын хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп башкаруны гарантияләүче хаҗ оешмалырының берсе булуын билгеләп узды.

Лаеш мөхтәсибәтендә урнашкан хаҗ офисы барлык кирәкле әсбаплар, җиһазлар, компьютерлар белән тәэмин ителгән, булачак хаҗиларны укыту өчен махсус җиһазландырылган класс та бар. Хаҗга язылу өчен кайнар линия телефоны булдырылган: 216-43-33, +7 962 556-43-33 (ватсап номеры). Эш вакыты: 8.00-17.00.

Искәртеп үтик: “ДУМ РТ Хаҗ” операторының өстенлекләре булып түбәндәгеләрне санап китәргә мөмкин: медицина ягыннан тәэмин ителеш (медицина иминияте, хаҗиларга тәүлек әйләнәсе медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеге), тәҗрибәле төркем җитәкчеләре (49 кешедән торган һәрбер төркемне гарәп телен белгән имам җитәкли), хаҗилар өчен комплект (хаҗиларга барлык кирәкле әдәбият, йөк сумкасы, рюкзак һәм ихрам бирелә), килешү төзелү (һәрбер хаҗи белән килешү төзелә һәм аның хокуклары якланган), документлар әзерләүдә ярдәм итү (хезмәткәрләр чит ил паспортын рәсмиләштерергә һәм виза алу өчен барлык документларны әзерләргә ярдәм итә), яшерен түләүләрдән азат булу (“ДУМ РТ Хаҗ” белән килешү төзеп, сез бары килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түлисез).

Шунысы куанычлы: соңгы 12 елда ДУМ РТ Хаҗ аркылы 12 меңгә якын дин кардәшебез хаҗ кылу бәхетенә иреште.
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана