Игътибар: тәүге тапкыр! Казанда Рамазан уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бер көн бушлай йөриячәк

12 апрель 2023 ел 09:03
Игътибар: тәүге тапкыр! Казанда Рамазан уңаеннан 30нчы маршрут автобусы бер көн бушлай йөриячәк

14нче апрельдә, изге җомга көнендә, Казанда беренче тапкыр 30нчы автобус (борт номеры — 720) Рамазан ае уңаеннан бер көн бушлай йөриячәк. Казанлылар һәм башкала кунакларына мондый үзенчәлекле бүләкне Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды ясый, ул “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында барлык пассажирларның йөрү чыгымнарын түләячәк. “Рамазан маршруты” сәг. 9.00-дән 18.00-гә кадәр эшлиячәк. Хәйрия акциясе бу юлысы 30нчы маршрут буенча йөрүче бер генә автобусны колачлаячак, ә киләчәктә оештыручылар, тәүге тәҗрибәне исәпкә алып, аны мөмкин булганча киңәйтәчәк. 30нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар бар. Бушлай автобусны танып алу өчен аның алдагы тәрәзәләрендә «Рамазан мөбарәк булсын» һәм «Социальный маршрут БФ «Закят» дип язылган табличкалар урнашкан булачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк. 

Шунысы игътибарга лаек, 30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар исламның матурлыгы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннанрак таныша алачак. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен, төрле диннәр һәм милләтләр арасында татулык традицияләрен популярлаштырырга ниятли.

Белешмә.
Татарстанда күпьеллык гадәт буенча Рамазан аеның беренче көнендә “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтә, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздыра, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итә, социаль ифтарлар оештыра, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкят җыеп тарата. Изге гамәлне үзеңә уңайлы юл һәм ысул белән биредә тормышка ашырырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана