Мөфти Сүриядән килгән КФУ аспиранты, хафиз Хәмзә Хамуга иҗазәт тапшырды

13 апрель 2023 ел 14:54
Мөфти Сүриядән килгән КФУ аспиранты, хафиз Хәмзә Хамуга иҗазәт тапшырды

Бүген, Рамазан аеның 22нче көнендә (13нче апрельдә), Сүриядән килгән КФУ аспиранты Хәмзә Хаму Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан, Коръәнне яттан хәтем кылуны төгәлләп, иҗазәт алды. Мөфти аңа Коръәннең Гасыйм кыйраәтенең Хафс риваяте буенча иҗазәт бирде.

Хәмзә Коръәнне 2017-2020 елларда, Россиягә укырга килгәч тулысынча ятлап чыккан, 2023 елда исә ул мөфти Камил хәзрәт каршында имтихан тотты. Хәзер хафиз Изге Китапны Россия дин белгечләре арасында иң киң таралган Коръән уку төре – Гасыймнан килгән Хафс риваяте буенча үзләштереп иҗазәтле булды. Киләчәктә планнары – Шүгъбә риваяте буенча үзләштереп һәм тапшырып, Гасыйм кыйраәтенең белемнәренә тулысы белән ия булу.

Хәмзә Хамуга 27 яшь, тумышы белән Алеппо шәһәреннән. 2013-2017нче елларда Димәшкъ университетында (Сүрия) биомедицина фәннәре буенча бакалавриатны тәмамлый. 2017нче елда Россиягә килә һәм ике ел рус телен өйрәнә. 2018-2020нче елларда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында магистратурада белем ала. Хәзерге вакытта КФУда аспирантурада белем алуын дәвам итә. Быел Рамазан ае дәвамында Казан шәһәренең Зәңгәр мәчетендә тәравих намазлары алып бара.

Камил хәзрәт үзе фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча, шәех Хәсән Хәдиядән, Мәэмүн әр-Равидан һәм Никкадам Фәйзуллаһтан Изге Коръән буенча; Итакан һәм Коръән мәхрәҗе буенча Курра-хафиз Исхак Даныштан; шәех Габдрәхим Ләкримнән “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе”, “Җәухара әт-Тәүхид” китаплары һәм азан әйтү буенча; Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең укучысы Мөхәммәд Әмин Сираҗдан әл-Кәүсәринең барлык китапларын укыту буенча; Коръән-Кәримне Гасыйм кыйраәтенең Шүгъбә риваятендә укыту мөмкинлеге бирүче иҗазәтләргә ия. Мөфтинең иҗазәтләре Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр-иснәд белән килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана