Татарстан мөфтие “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгында Ураза бәйрәме якынлашу уңаеннан матбугат конференциясендә катнашты

19 апрель 2023 ел 16:35
Татарстан мөфтие “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгында Ураза бәйрәме якынлашу уңаеннан матбугат конференциясендә катнашты

Бүген, Рамазан аеның 28нче көнендә (19нчы апрельдә), “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгында “Ураза бәйрәме: Россия мөселманнары Исламның төп бәйрәмнәренең берсен ничек каршы алачак” темасына Мәскәү – Казан – Симферополь – Черкесск видеокүпере форматында матбугат конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов катнашты, шулай ук видеоэлемтә аша аларга Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе, Карачай-Чиркәс Республикасы мөфтие Исмәгыйль Бердиев, Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Кырым Республикасы мөфтие урынбасары Әсәдуллаһ Баиров һәм Кырым мөселман җәмгыяте активисты Әнвәр Рәшитов кушылды.

Очрашу барышында Россия дин әһелләре Рамазан аена йомгак ясады һәм исламның төп бәйрәмнәренең берсе, быел 21нче апрельдә билгеләп үтелүче Ураза бәйрәменә әзерлек турында сөйләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Рамазан ае бай эчтәлекле булды, җәмәгатьчелек ягыннан Рамазанга мөмкин кадәр күбрәк игътибар җәлеп итү, республика халкына дәгъват ясау, кешеләргә ислам кыйммәтләре һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында искә төшерү максатыннан аерым башлангычлар тормышка ашырылды. Ул сөйләп узганча, мәчетләрдә тәравихлар укылды, ифтарлар үткәрелде, Коръән хәтем кылынды. Аерым алганда, Галиев мәчетеннән хәтем турыдан-туры эфирда алып барылды. Моннан тыш, Рамазан аеның беренче көненнән Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителде, аның төп нәтиҗәләренә соңрак Булат Мәрданов тукталды.

Камил хәзрәт беренче тапкыр тормышка ашырылган үзенчәлекле башлангычлар турында сөйләп үтте. Алар арасында: Казанда шәһәр автобусларының берсендә йөрү түләүсез булган социаль маршрут, Арчада ГАИ бүлеге белән бергәлектә “Татлы ифтар” акциясе – биредә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә хөрмә һәм су таратылды һәм аларга Рамазан ае турында җиткерелде, шулай ук Лаешта конвертлар белән акция узды: мохтаҗ кешеләрнең хаҗәтләре турында хатлар язып салдылар – һәм һәр теләгән кеше аны ачып, анда язылган үтенеч буенча адреслы ярдәм күрсәтә алды. Мөфти аеруча XI Республикакүләм ифтарны билгеләп узды, үткән шимбәдә аңа 11 мең кеше җыелды. Моннан тыш, ул беренче тапкыр Татарстанда шәһәр һәм районнарның иҗтимагый урыннарында туры мәгънәсендә Рамазан мохите кабынды дип, изге ай уңаеннан “Нурлы Рамазан” конкурсында кибетләр, рестораннар, мәчетләрнең иң яхшы бизәлештә ярышуларын билгеләп үтте. Иске Татар бистәсенең дә бер урамы бәйрәм төсе алды. Мөфти искәрткәнчә, быел 20нче апрельдә 180 метрлы Казан телевизион манарасы утлар белән бизәләчәк.

Гает бәйрәмнәре мәчетләр каршындагы мәйданчыкларда һәм шәһәр паркларында гаилә һәм балалар бәйрәмнәре, Казанда “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенең гала-концерты белән төгәлләнәчәк. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, Татарстан мөфтиятенең креатив идеяләре видеокүпердә катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты, соңрак бу хакта Кырым Республикасы мөфтие урынбасары Әсәдуллаһ Баиров билгеләп үтте.

Видеокүпер барышында “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафонының якынча нәтиҗәләре белән Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов таныштырып үтте. Аның сүзләренчә, гаеткә кадәр тагын 2 көн булуга да карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бүгенге көнгә 20 авыру баланы дәвалау өчен акча җыелды, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган 20 өлкән кешегә финанс ярдәме күрсәтелде. Рамазан ае дәвамында 5000 кешегә 40 хәйрия ифтары үткәрелде. Татарстанның 500-дән артык гаиләсе 4 тонна азык-төлек белән тәэмин ителде. Кызыклы проектлар исемлегендә шулай ук “Дуслык” приюты балаларын социальләштерү буенча эшчәнлек, мәчет һәм мәдрәсә яннарында җиләк-җимеш агачлары утырту һ.б. проектлар да бар.

Видеокүпердә катнашучылар Россия мөселманнарын якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлады. Татарстан мөфтие шулай ук ифтарларны оештыручыларга һәм ислам динен үстерүдә катнашучыларга, “Зәкят” хәйрия фонды һәм Нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә рәхмәтен белдерде.

Кич белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда ифтарда катнашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана