Нәзарәт иң яхшы тышкы бизәлеш буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчесен билгеләде

21 апрель 2023 ел 06:24
Нәзарәт иң яхшы тышкы бизәлеш буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчесен билгеләде

Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене игълан итә. Мәртәбәле жюриның бертавыштан кабул ителгән карары буенча Кукмара районының Туембаш авылындагы шәхси йорт бәйгедә җиңеп чыкты. Ул «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторынан хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Бу объект барлык сайлап алу критерийларына җавап бирә: ул бизәлештә ислам һәм Рамазан ае символларын кулланган; гадәти булмаган бизәлеш; эстетик күркәмлеккә һәм мәгънәви төсмерләргә ия; хәзерге заман технологияләрен файдаланган. Әлеге шәхси йорт көндезен һәм төнлә бөтен урамны гирляндалар һәм "Рамазан – 2023" язуы белән яктыртып тора. Шулай итеп, барлык авыл халкына изге айның кыйммәтләрен искә төшерә.

Лауреат дип бәйгедә 2 объект табылды: Лаеш мөхтәсибәте мәчете (ул башкалардан колачлылыгы һәм мәгънәви төсмерле булуы белән аерылып тора) һәм Казанда "МануФактура" кәһваханәсе (аның керү юлы дизайнерлы бәйрәмчә бизәлеш белән яктыртылган). 

Финалга чыгучыларны дипломнар көтә, калган катнашучылар өчен сертификатлар әзерләнгән.

Гомумән, жюри, җиңүчене сайлаганда, Рамазан символлары булган эшләрне аерды – бу бәйгенең мәҗбүри таләбе иде һәм ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын мөбарәк айның килүенә юнәлтү максаты белән кертелде. Шул сәбәпле финалга әлеге критерийга җавап биргән объектлар гына чыкты. Бәйгедә җиңүче һәм финалга чыгучылар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашачак. Ул җиңүчегә - хаҗга юллама һәм финалга чыгучыларга дипломнар тапшырачак.

Бәйгедә барлыгы 27 объект катнашты. Дин кардәшләребезне 18 мәчет (Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Мөслим, Буа, Әлмәт, Кукмара, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Саба, Әгерҗе, Башкортостан), Казандагы 2 җәмәгать туклануы урыны – “Туган авылым” комплексы һәм "МануФактура" кәһваханәсе, мөселман товарлары һәм автозапчастьлар сатучы 2 кибет (Саба һәм Яшел Үзән) һәм хәтта Алабугадагы “Олимп” спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт һәм Казандагы “Мирас” шәхси балалар бакчасы якты итеп бизәлеп каршы алды. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты һәм “Зәкят” хәйрия фонды да бизәлде. 

“Нурлы Рамазан” бәйгесе республикада изге ай мохитен булдыру һәм иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмаларны халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә чакыру өчен игълан ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана