Татарстан мөфтие гаеттә: “Ураза бәйрәме ул – яңа тормышны башлап җибәрү өчен иң яхшы сәбәп”

21 апрель 2023 ел 09:55
Татарстан мөфтие гаеттә: “Ураза бәйрәме ул – яңа тормышны башлап җибәрү өчен иң яхшы сәбәп”

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм – Ураза гаетен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә иртәнге 6.30 сәгатьтә Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Ул “Фатиха”, “Әл-Бәкара”, “Лукман”, “Йәсин”, “Әл-Мүльк” сүрәләрен укыды. Сүз уңаеннан, Сәидкамал Коръәнне 15 яшьтә яттан өйрәнә.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Татарстанның тарихи гыйбадәт йорты – Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә урнашкан Галиев мәчетенә килгән күпсанлы мөселманнар арасында шулай ук ТР Рәисе Администрация җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, күпләгән дин эшлеклеләре, аксакаллар һәм башкала кунаклары бар иде. Галиев мәчете үз эченә якынча 350ләп дин кардәшебезне сыйдырды. Ә мәчеттә урын калмаган мөселманнар өчен ишегалдына намазлыклар җәелде. 650ләп кеше гает вәгазен тыңлап, мөфти җитәкчелегендә узган намазга кушылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төрле елларда бу мәчеттә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәсгар Камал, Нәкый Исәнбәт кебек татар зыялылары намаз укыган. Бүгенге бәйрәм чарасы да тарих битләренә матур истәлек булып уелып калачак.

Иртән сәгать җидедә Камил хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Вәгазьне тыңлау, мәчеттә барган вакыйгаларны күзәтеп бару мөмкинлегенә, анда булган мөселманнар гына түгел, “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” телеканалы вакыйга урыныннан татар һәм рус телләрендә шәрехләр белән турыдан-туры эфир алып барды. Туры эфир шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм “Хозур ТВ”-ның YouTube-каналында да эшләде.

Изге җомга көненә туры килгән олуг бәйрәм уңаеннан Татарстан мөфтиятенә, республика мөселманнарын Ураза гаете белән котлап, дөньяның төрле якларыннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән котлау телеграммалары килеп иреште. Мөфти хәзрәт вәгазен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын укудан башлады.

Аннары Камил хәзрәт Сәмигуллин бер ай дәвамында Рамазан ае мәдрәсәсен узу хакында билгеләп: “Рамазан гөнаһлардан тыелып, Аллаһыга гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтте. Без ай буе нәфес белән көрәштек, холкыбызны тәрбияләдек, иманны ныгыттык. Хәзер исә имтихан – Ураза гаете җитте. Ни өчен имтихан, чөнки Ураза гаетеннән соң күренә инде: кем үзенең гөнаһларына “сагынып” кире кайта, шул нәфесен җиңә алмаган булып чыга! Ураза тотмаган, ә ай буе ач торган! Рамазанны заяга уздырган! Бик аяныч хәл. Уразаның кабул булуын без ничек беләбез: әгәр дә кеше Рамазаннан соң яхшыга үзгәрсә, без аның гыйбадәте кабул ителгән, гөнаһлары гафу ителгән, дип ышанабыз. Шуңа күрә Ураза гаете ул – яңа тормышны башлап җибәрү өчен иң яхшы сәбәп!” – диде.

Аннан соң хәзрәт бүгенге вәгазьнең төп темасына күчте. Ул гайбәт һәм аның зыянын аңлатуга багышланды.

– Гайбәт ул – кешенең бөтен кылган игелекләрен, утынны яндырган кебек, көлгә калдыра. Юкка чыгара! Чөнки гайбәт кешеләр арасын боза, аларны бер-берсенә каршы котырта, дошманлаштыра. Ул мөселман өммәтен черетә һәм тарката... Кешеләр арасындагы бөтен низаглар сүз, тел, гайбәт аркасында килеп чыга. Бу чир бүген тагын да зур көч белән тарала башлады, чөнки без мәгълүмати заманда яшибез. Хәбәрләр зур тизлек белән тарала, һәм күп очракта аларның кайсысы хак, кайсысы ялган икәнен аңлап булмый. Нәтиҗәдә, гайбәтләр халык арасында фетнәләр чыгара һәм шуның белән динебезгә зур зыян сала, дөньяларны астын өскә китерә, милләтебезнең әхлагын боза, – дип, Камил хәзрәт “Әл-Хүҗүрат” сүрәсенең 11-12 аятьләрен китерде, аның мәгънәсен аңлатып үтте. Ул нәсихәт биреп, бер-береңне мыскыллап сөйләмәскә, гаепләмәскә һәм гаеп эзләмәскә, кушамат такмаска, гайбәт сатмаска, фаразлар белән мавыкмаска чакырды. Боларның барысы турында да Раббыбыз аятьләрдә әйтә: “Сезгә кеше үләксәсен ашау ошармы соң?”, – ди. Коточкыч чагыштыру! – диде мөфти.

Алга таба мөфти гайбәтнең өммәтебезгә һәм милләтебезгә килгән зыяны турында сөйләде. Тыела белмәгән тел дәүләтләрне һәм милләтләрне юкка чыгара, дөньядагы бөтен низаглар һәм сугышлар да халыкларны бер-берсенә котырту сәбәпле чыга, - дип кисәтте мөфти һәм бүгенге көннән үрнәкләр китерде:  

Менә интернетны гына алыйк әле. Әнә кая гайбәт оясы! Теге яки бу мәгълүматны таратырга кирәк булганда, иң беренче итеп интернет файдаланыла. Әгәр дә хәбәр файдалы һәм хак булса, яхшы ният белән таратылса – бер хәл. Ләкин күбесенчә интернет дәүләтләргә, диннәргә һәм милләтләргә каршы корал итеп файдаланыла. Һәм хак белән ялганны аера белмичә, дин кардәшләребез, шушы золымның тегермәненә су салып, хәбәрләрне тарата да тарата... Әйтерсең, интернеттагы гамәлләр өчен Аллаһ каршында җавап тотасы булмас. Шулай уйлаучылар нык ялгыша. Әйе, интернет безне чикләми: телисеңме – аноним шикаять җибәр, телисеңме – берәр ник уйлап табып пычрак комментарийлар яз, телисеңме – ватсаппта гайбәтләр тарат... Аны син икәңне беркем күрми бит. Шуңа күрә кешеләрнең телләре сүтелә һәм чын асыл йөзе ачыла да инде! Ә кешенең теле пычрак булса, аның күңеле дә чиста түгел. Тел – күңелнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр.

Камил хәзрәт нәсихәт буларак әхлаксызлык һәм бер-береңнән гаеп эзләүнең беркайчан да бер милләтне дә алга этәрмәвен, киресенчә, таркатуын җиткерде һәм интернеттагы тупаслык, тәрбиясезлек һәм наданлык, ихласлык дип кабул ителә башлавына ачынды: “Ник бу әдәпсезлекләр милләт һәм өммәт өчен борчылу белән тиңләнә?!”

– Ихлас ният бозыкны хәергә үзгәртми, – дип белдерде Камил хәзрәт. – Бозык – бозык инде ул, нинди генә бизәкләр белән бизәсәң дә. Ихлас ният кенә ялганнан хаклык ясамый, чөнки гамәл дөрес булсын өчен, бер ихлас ният кенә җитми. Әгәр дә син гаделлек өчен көрәшәм дисең икән, бу әле сиңа әшәкелекләр язарга һәм юньсез сүзләр сөйләргә хокук бирми. Шуңа күрә минем шул кардәшләргә мөрәҗәгать итәсем килә, кем шундый әдәпсезлекне хуплый, укый һәм лайклар куя, постларны тарата. Сез дә болар өчен Аллаһ алдында җавап тотачаксыз! Раббыбызның сүзләрен тагын бер кат кабатлыйм: “Сезнең берәрегезгә үлгән кардәшенең итен ашау ошармы?”. Әхлаксызлык һәм бер-береңнән гаеп эзләү әле беркайчан да бер милләтне дә алга этәрмәгән, ә киресенчә, таркаткан гына. Бердәм булу өчен бер фикердә торырга кирәк.

Мөфти сүзләренчә, гайбәт ул шундый нәрсә, гайбәт ителгән кеше аны ишетсә, ачуы килер. Ягъни сүз гайбәт булсын өчен, ике генә шарт кирәк – кеше үзе югында әйтелү һәм аны үпкәләтерлек булу. “Сүзнең хакмы-түгелме икәне турында берни әйтелми! – аңлатты хәзрәт. – Шуңа күрә кем дә кем хак, ләкин яман сүзләр сөйләнеп йөрсә, ул гайбәт тарата булып чыга. Ә инде кешене нахакка гаепләп сөйләсә, ул икеләтә зур гөнаһ – гайбәт кыла һәм яла яга булып чыга. Ялганчы булу өчен, ишеткәннәрне сөйләп йөрү җитә бит”.

Шул сәбәпләрдән чыгып, Камил хәзрәт фаразлаудан ерак торырга һәм мәгълүматларның чыганакларын тикшерергә чакырды, хакны ялганнан аеру өчен, фәтваларны “шейх-гуглдан” түгел, ә галимнәрдән сорарга киңәш итте:

– Интернет белемле хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә бит. Телисезме: онлайн-мәдрәсә, телисезме – колл-центр, телисезме – телеграм-каналлар бар... Кулланыгыз – алар бушлай, алар – халык өчен эшләнгән. Алар – ышанычлы. Ләкин, ни кызганыч, халык өммәттә абруй казанган галимнәргә түгел, ә бөтен дөньяга акырып-бакырып йөргән “медийный” блогерлар белән дин турында киңәшләшә. Шуннан “башлана” инде...

Камил хәзрәт гайбәтнең зур гөнаһлы эш булуын җиткереп, ул гафу ителсен өчен 2 юлны китерде: “Иң беренче чиратта тәүбә итәргә кирәк. Ләкин гайбәттән тәүбә китерүнең үз тәртибе бар. Башка гөнаһларга бер тәүбә җитсә, гайбәт өчен 3 тәүбә кирәк. Башта, гайбәтеңне сөйләгән халык каршысына чыгып, үз ялганыңны танырга кирәк. Аннан гайбәт кылган кешедән гафу сорарга һәм бәхиллек алырга. Һәм соңыннан гына Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорау һәм тәүбә итү тиеш”.

Мөфти вәгазе ахырында Рамазан ае бетте дип, күпме тырышлыклар куеп җыйган бөтен әҗер-савапларга җиңел генә ут төртеп, гайбәт сатып, аларны юк итмик, дип мөрәҗәгать итте.

Вәгазь тыңлаганнан соң, 7.30да мөселманнар Камил хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Изге Коръән аятьләре укылды һәм дога кылынды. Аннары мөселманнар бәйрәм коймагы белән авыз итү өчен өйләренә, гаиләләренә, туган-тумачаларын, якыннарын бәйрәм белән котларга ашыкты.

Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидәят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп кылсын.

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана