Нәзарәттә Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе — «Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә әзерли башладылар

27 апрель 2023 ел 09:49
Нәзарәттә Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе — «Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә әзерли башладылар

Бүген, шәүвәл аеның 7 көнендә (27 апрельдә), Диния Нәзарәтендә Татарстан мөфтие рәислегендә яңа зур фәнни хезмәтне әзерләп чыгару буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Мөфтиятнең шәригать белгечләре һәм Голамәләр шурасы әгъзалары алдында Хәнәфи мәзһәбендә иң абруйлы хезмәтләрнең берсе, ислам хокукы буенча фундаменталь фәнни әсәр — «Радд-әл-мүхтәр галә Дүрр-үл-Мүхтәр»не заманча кыскартылган рәвештә гарәп, рус һәм татар телләрендә әзерләү бурычы куелды. 

Күптомлы әсәр шулай ук «Хашият ибн Габидин» исеме астында да билгеле һәм 19 гасыр галиме, бөек дин әһеле, 46 фәнни хезмәт авторы Ибн Габидин әл-Хәнәфи тарафыннан язылган. Фундаменталь китап фикһның (ислам хокукы) барлык бүлекләре буенча фәтвалар — дини карарлар җыентыгы булып тора. Аның эчтәлеге белән Нәзарәтнең «Даруль ифта» бушлай электрон китапханәсендә танышырга мөмкин. 

Нәзарәт белгечләренә шушы әсәрдә урын алган берничә мең фәтвалар арасында кануни яктан иң дөрес һәм көчле расланган, бүгенге көндә иң актуаль карарларны сайлап алырга туры киләчәк. Эшнең киләсе этабында хезмәт рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана