Азнакайда Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды

29 апрель 2023 ел 16:18
Азнакайда Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды

Бүген, Шәүвәл аеның 9 нчы көнендә (29 апрельдә) Татарстанның Азнакай шәһәрендә ир-атлар арасында алтынчы тапкыр Коръән укучыларның “Әсләм” республика бәйгесе узды. Бәйгене Татарстан мөфтияте, Көньяк-көнчыгыш төбәк казыяты, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы мөхтәсибәте, Азнакай районы хакимияте, Шакировлар гаиләсе оештырды. Бәйгенең төп максатларының берсе булып иң яхшы Коръән-хафизны ачыклау, Коръәнне яттан белүне популярлаштыру максатын күздә тотты. 

Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләр дүрт номинациядә ачыкланды:
– Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү;
– Коръәннең соңгы сигез җүзен яттан белү;
– Коръәнне тулысынча яттан белү (хифз);
– Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән мүсхәфтән уку (тиләвәт). Соңгы номинациядә Коръәнне татар мәкаме белән укыган өчен өстәмә баллар каралган иде. 

Бәйгедә катнашучы 50 дән артык кеше – Казан, Түбән Кама, Чистай һәм Ульяновск шәһәрләреннән, Татарстанның Кукмара, Мөслим, Балтач, Ютазы, Әгерҗе, Биектау, Лениногорск, Бөгелмә, Лаеш, Тукай районнарыннан. Аларның белемнәрен КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов җитәкчелегендәге  мәртәбәле жюри бәяләде.  Бәйгедә җиңүчеләр – кыйммәтле бүләкләр һәм призлар, ә барлык катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.

Бәйге нәтиҗәләре:

2 җүз номинациясендә:
1 урын - Вәлиев Әзгам Айдар улы
2 урын - Хәбибулов Раил Рамил улы
3 урын - Алимов Исмаил Альберт улы

8 җүз номинациясендә:
1 урын  - Алашеев Тимур Павлович
2 урын - Илнуров Ислам
3 урын - Бикмаев Сөләйман

Тиләвә номинациясендә:
1 урын - Хәйбрахманов Хәлил
2 урын - Хаҗиев Илназ Илдар улы
3 урын - Шәрипов Мөхәммәд Хәсән улы

Хифз номинациясендә:
 
1 урын - Кәримов Мирзомурод Курвонали улы
2 урын - Сангаков Мөхәммәд Толибжон улы
3 урын - Сатторов Усмон Абдуназар улы

Тамашачы күңелен яулаган иң яшь катнашучы - Алашеев Дамир Павлович

Җиңүгә омтылыш күрсәткән өчен - Газизуллин Хәким Абдурашид улы

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана