Мөфти “Тарихта без эзлебез” Шәҗәрә фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты

15 май 2023 ел 15:50
Мөфти “Тарихта без эзлебез” Шәҗәрә фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты

Бүген, 15нче майда, Татарстан башкаласында “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” юбилей V Шәҗәрә фестиваленә йомгак ясалды. Республика этабында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Нәсел нәҗәрәсе фестивале өч этапка бүлеп үткәрелде: муниципаль, зона һәм республикакүләм. Соңгы этапка алты гаилә чыкты: Лозов-Ярцевлар гаиләсе (Казан), Хантимировлар гаиләсе (Саба районы), Габдерахмановлар гаиләсе (Ютазы районы), Әхмәтҗановлар гаиләсе (Зәй районы), Андреевлар гаиләсе (Аксубай районы) һәм Гарәфетдиновлар гаиләсе (Кайбыч районы). Бәйге нәтиҗәләре буенча Саба районыннан килгән гаилә җиңү яулады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Нәсел шәҗәрәсе фестивале нәсел шәҗәрәсе традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын ныгытуга, Татарстанның һәм үз гаиләсенең тарихына кызыксыну уятуга ярдәм итә. Бу елларда фестивальнең барлык этапларында 45 районнан 700дән артык гаилә – 10 меңнән артык кеше катнашты.

– Еллар узу белән без үткәннәр турында ешрак уйланабыз: үз илебез, туган ягыбыз, гаиләбез тарихы турында. Нәсел шәҗәрәсе бер ыру вәкилләрен санап кына калмый, ә үзеңне бер-берсен алыштыручы буыннарның бердәм агымының аерылгысыз өлеше булып тоярга мөмкинлек бирә. Шунысы куанычлы, бүген үз нәселенең тарихын өйрәнү һәм нәсел шәҗәрәсе төзү гадәти булмаган популярлык яулады, – диде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана