Казанда KazanForum кысаларында хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү проблемалары турында фикер алышачаклар

16 май 2023 ел 12:28
Казанда KazanForum кысаларында хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләү проблемалары турында фикер алышачаклар

2023 елның 19 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында «Хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча системасын формалаштыру» дигән түгәрәк өстәл узачак. Фикер алышуны Россия ислам институты оештыра.

Хәләл индустриясе Россиядә әлеге юнәлештәге тармаклар санын арттырырга омтыла: азык-төлек продуктларыннан тыш, өлкә үз эченә банк һәм салым секторын, инвестицияләр, туризм, фармацевтика, медицина, косметологияне ала. Ихтыяҗ арту сәбәпле, бүген Россия базарында «хәләл» стандартларына туры китереп товарлар һәм хезмәтләр булдыру, аларны сертификацияләү өчен квалификацияле кадрларның җитешмәве мәсьәләләре килеп басты. Болар һәм аларга бәйле башка проблемалар турында танылган белгечләр катнашындагы түгәрәк өстәлдә сөйләшәчәкләр.

Очрашуны ислам фәннәре докторы, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми секретаре, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев алып бара. Түгәрәк өстәл эшендә чакырылган спикерларның – “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасовның,  Аккредитация буенча федераль хезмәт җитәкчесе Назарий Скрынникның, хәләл сертификацияләү буенча Fambras Halal компаниясе президенты Мөхәммәд Хөсәен әл-Загхбиның, Фарсы култыгындагы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге буенча советның (GCC) Аккредитация буенча үзәк (GAC) генераль директоры Мүтиб Әл-Мизаниның, шулай ук Россия экспертларының – катнашуы көтелә. Төп чыгышны Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар университет ректоры Хәлифә Мөбарәк Әз-Захири ясаячак. Спикерлар Россиядә хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең илкүләм системасын булдыру перспективалары, халыкара тәҗрибә, өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белгечләрне укытуны оештыру, GSO GCC стандартлары, бу мәсьәләләрдә мөфтиятләрнең роле һ. б. темалар буенча чыгыш ясаячак.

Түгәрәк өстәлне уздыру вакыты һәм урыны: 19 майда 13:00 – 14:20 сәгатьтә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, 14 нче зал.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана