Мөфти ТР Рәисенең Бәһрәйн министры белән очрашуында катнашты

17 май 2023 ел 17:21
Мөфти ТР Рәисенең Бәһрәйн министры белән очрашуында катнашты

Бүген, шәүвәл аеның 27нче көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Бәһрәйнның Юстиция, ислам мәсьәләләре һәм хәйрия фондлары министры Нүәф Бин Мөхәммәд Әл-Мәгаудә белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Татарстан Рәисе министрга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Казанга килгәне өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Бәһрәйн арасындагы товар әйләнеше дәрәҗәсе әлегә тулы мөмкинлекләргә җавап бирми. Рөстәм Миңнеханов ике яклы сәүдә күләмен арттыру буенча эшне активлаштырырга, шулай ук фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туристик өлкәләрдә элемтәләрне ныгытырга тәкъдим итте.

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана