Изге Болгар җыенында катнашучылар һәм кунаклар Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясен карады

21 май 2023 ел 15:31
Изге Болгар җыенында катнашучылар һәм кунаклар Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре экспозициясен карады

Бүген, зөлкагъдә аеның 1нче көнендә (21нче майда), Шәһре Болгарда Истәлек билгесе бинасында Изге Болгар җыенында катнашучыларга һәм кунакларга Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең 10 ядкәреннән торган уникаль экспозиция тәкъдим ителде. Күргәзмә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылды.

Истәлек билгесендә урын алган кыйммәтле әйберләр арасында – пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ чәче, май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең ﷺ хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, шулай ук аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы, Кәгъбәтуллаһның Кара ташы.

Күргәзмә Татарстан һәм Идел буе төбәкләре мөселманнары арасында зур кызыксыну уятты. Рәсми ачылышка кадәр үк ишек янында күргәзмәгә керергә теләүчеләрнең зур чираты җыелды. Күргәзмәгә керүчеләр экспозицияне берничә тапкыр карап узды, ядкәрләрне Татарстанга алып килүче Дагыстан кардәшләребез Коръәннән аятьләр һәм салаватлар укыды.

Махсус күргәзмә Дагыстан Республикасыннан беренче тапкыр китерелде. Кыйммәтле ядкәрләрне Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсул хаҗи Саадуев җитәкчелегендәге Дагыстан Республикасы делегациясе озата бара. Татарстанга ядкәрләр махсус сейфларда китерелде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдулаевка Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнары өчен кыйммәтле бүләк ясавы өчен рәхмәтен белдерә.

2005нче елдан Болгар җыены Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә. 2022нче елда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан төп бәйрәм тантанасы узды.

Бу вакыйганың мөһим тарихи әһәмиятен исәпкә алып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында “Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 2010нчы елның 14нче октябрендәге 74-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көне Татарстан Республикасының истәлекле датасы буларак билгеләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана