Мөфти волонтер-имам Габдерәшит хәзрәт Курмалеев белән очрашты

20 июнь 2023 ел 13:29
Мөфти волонтер-имам Габдерәшит хәзрәт Курмалеев белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 2нче көнендә (20нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Чаллы шәһәренең “ГЭС” мәхәлләсе мәчете имамы Габдерәшит хәзрәт Курмалеев белән очрашты.

Габдерәшит хәзрәт узган елны мөфти Камил хәзрәттән хәер-фатыйха алып, октябрь, декабрь, февраль айларында махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнәр җыеп тапшырган һәм Лисичанск шәһәрендә волонтерлар белән бергә җирле халыкка пешекче сыйфатында хезмәт күрсәткән – көн саен 5000 кешегә ашарга әзерләгән. Бүген ул мөфтигә шул хакта һәм мобилизацияләнгән солдатлар белән очрашу, җирле халык белән аралашудан туган хис-кичерешләр, хәйрия ярдәмнәре оештыру, җирле халыкка килгән авырлыкларны күтәрүдә матди, дини, психологик эшчәнлек алып бару буенча фикерләрен җиткерде. Хәзрәт шулай ук Чаллы шәһәре халкы ярдәме белән провизия (тушенка, төрле ярмалар) бирүен, Лисичанск шәһәрендә 25000 кешенең гуманитар ярдәм хисабына яшәвен, мөселман кардәшләр белән гуманитар ярдәмнәр җыю буенча эшчәнлекне дәвам итү хакында сөйләде.

Моннан тыш, Габдерәшит хәзрәт ике тапкыр Сватово юнәлешендәге полкта Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар ярдәм илтеп тапшырган. Болар – сетка-рабица, төзелеш материаллары, ашамлыклар, дождевиклар, квадрокоптер, каскалар, актив наушниклар һ.б. 

Камил хәзрәт Габдерәшит хәзрәткә башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана