Мөфти һәм митрополит мәңгелек ут янында чәчәкләр салды

22 июнь 2023 ел 15:41
Мөфти һәм митрополит мәңгелек ут янында чәчәкләр салды

Бүген, 22нче июньдә, илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башлануын искә төшерүче Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 82 ел элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш башланган көнне искә алып, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Казанның Җиңү паркында дан мемориалы колоннадасының мәңгелек уты янында сугышта һәлак булган сугышчыларны һәм корбаннарны искә алды. Дини оешмалар җитәкчеләре илебезгә һәм республикабызга тынычлык һәм иминлек теләде. 

Татарстан мәчетләрендә бүген сугыш батырлары һәм корбаннары рухына җәмәгать белән дога кылдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана