ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтеннән хәбәр

24 июнь 2023 ел 12:45
ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтеннән хәбәр

Экспертлар тарафыннан хәрби фетнә буларак бәяләнгән вакыйгалар чыгу сәбәпле, Диния Нәзарәте дин кардәшләрне Ватанга каршы оештырылган теге яки бу чуалышларда катнашудан тыелырга чакыра һәм Коръәннән бер аять турында искә төшерә:

وَالْفِتْنَةُ أَشَدُّ مِنَ الْقَتْلِ

"Фетнә үтерүдән начаррак" ("әл-Бәкарә" сүрәсе, 191 аять). Раббыбыз бу сүзләрендә үтерүне акламый, ә гыйсъянның җимергеч нәтиҗәләргә һәм күпсанлы кеше үлеменә китерергә мөмкинлеге хакында кисәтә. 

Пәйгамбәребезнең ﷺ мондый сүзләр әйтүе дә мәгълүм:

إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الْفِتَنَ إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الْفِتَنَ إِنَّ السَّعِيدَ لَمَنْ جُنِّبَ الْفِتَنَ وَلَمَنِ ابْتُلِيَ فَصَبَرَ فَوَاهًا ‏"

Ягъни ул өч тапкыр кабатлый: "Фетнәдән ерак торган, һичшиксез, бәхеткә иреште". Һәм өсти: "Фетнәгә мәҗбүри рәвештә кертелеп, сабыр иткән кеше дә нинди яхшы гамәл эшләде".

Килеп чыккан вакыйгаларга бәяне бары тик компетентлы органнар гына бирә ала, гади халык һәм солдатлар өчен исә, төгәл һәм хак мәгълүматларга ия булмаган килеш, фетнәләрдә катнашмаулары һәм таркау мәлләрдән файдаланып аларны оештыручы гыйсъянчыларга иярмәүләре яхшырак булыр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана