Корбан бәйрәме уңаеннан Казан телевизион манарасында бәйрәм утлары кабыначак

26 июнь 2023 ел 16:02
Корбан бәйрәме уңаеннан Казан телевизион манарасында бәйрәм утлары кабыначак

27нче июньдә Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы “Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Казан телевизион манарасы Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм утлары белән балкып торачак. Әлеге корылмада бәйрәм утлары 27нче июньдә сәг. 21.00-дән 23.00-гә кадәр янып торачак.

Казан телеманарасын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм мохитен тудырачак, халыкка һәм кунакларга Корбан бәйрәме җиткергән гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерәчәк.

Татарстан мөфтияте Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы “Татарстан Республикасы Радиотелевизион тапшыру үзәге” җитәкчелегенә мөселман календаренда иң мөһим даталарның берсенә күрсәткән игътибары һәм ихтирамы өчен рәхмәтен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана