Мөфти, казыйлар, мөхтәсибләр, аксакаллар һәм Нәзарәт имамнары Казанда Җәмигъ мәчете төзү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте

27 июнь 2023 ел 12:43
Мөфти, казыйлар, мөхтәсибләр, аксакаллар һәм Нәзарәт имамнары Казанда Җәмигъ мәчете төзү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә (27 июнь), Казан Ратушасында Казанда Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, мөфти урынбасарлары, Казанның барлык имамнары-мөхтәсибләре, аксакаллар һәм имамнар һ.б. катнашты. Көн тәртибенә Җәмигъ мәчетен төзү урынына һәм аның архитектурасына кагылышлы ике төп мәсьәлә чыгарылды. 

Мэр Илсур Рәис улы, җыелышта катнашучыларны сәламләп, якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады һәм 2022 елның маенда Идел буе Болгарстанда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә «Кырлай» паркы урынында күпсанлы кунаклар катнашында Җәмигъ мәчете нигезенә тантаналы рәвештә таш салынганын, шулай ук аның иң яхшы проектына Халыкара конкурс узганлыгын искә төшерде. Ул, төзелеш урынында геодезия эшләре башланганнан соң, «Кырлай» паркында актив җир асты сулары табылганлыгын, ә республика архитектура җәмәгатьчелегенең Җәмигъ мәчетенең бу урында урнашуына каршы чыкканлыгын хәбәр итте. Әлеге мәсьәләләрне исәпкә алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләренә мәчет төзү өчен 3 урын сайларга тәкъдим ителде. Алар арасында - "Кырлай» паркы, Казан Касәсе янындагы урын һәм Адмиралтейство бистәсе бар. Мөфти һәм башка барлык хәзрәтләр бертавыштан килеп туган проблемаларны аңлауларын һәм инженерлык чикләүләре булган урында мәчет төзелешенең максатка ярашлы булмавы хакындагы фикерләрен белдерде. Алар Адмиралтейство бистәсендәге территориянең Җәмигъ мәчете өчен иң яраклы мәйданчык икәнлеген, аның башкалардан мәйданы буенча берничә тапкыр зур булуы белән аерылып торуын билгеләп үтте. Аның территориясе мәчетне бик зур һәм алга таба үсеш мөмкинлекләрен исәпкә алып төзергә мөмкинлек бирә.

Шулай да мөфти Камил хәзрәт һәм казый Җәлил хәзрәт Илсур Рәис улына «Кырлай» паркы урынында Идел буе Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тематик сквер оештыруны һәм анда бу тарихи датага багышланган истәлекле мәчет яки намаз уку урынын төзүне сорап мөрәҗәгать итте. Шәһәр мэры хәзрәтләргә бу идея өчен рәхмәт белдерде һәм уңай карарын әйтте.

Җәмигъ мәчете проектына кагылышлы икенче мәсьәлә буенча «Цимайло Ляшенко и Партнеры» бюро архитекторлары чыгыш ясады, алар үз проектын тәкъдим итте. Әлеге проект белән танышкач, Камил хәзрәт Сәмигуллин шәригать күзлегеннән чыгып караганда, дини объектлар төзегәндә аларны Кәгъбәгә охшатырга ярамавын ассызыклады һәм үзенең кайбер тәкъдимнәрен әйтте. Алар проектта ислам традицияләрен һәм татар мәдәни үзенчәлеген чагылдыру, аерым алганда, ул проектта миһраб, мөнбәр һәм ярымайның булмавы белән бәйле. Бу мәсьәләдә мөфтине ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең башка вәкилләре, шул исәптән баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев, Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һ.б. хуплады. Алар шулай ук мәчет территориясен үстерү, аның функционалы һәм сыйдырышлылыгы буенча тәкъдимнәрен әйтте.

Казан мэры Илсур Метшин мәчет проектының әлегә фикер алышу дәрәҗәсендә булуын һәм аның буенча мөселман җәмәгатьчелеге теләкләренә колак салынылачагы хакында белдерде.

Казан мэриясе матбугат хезмәте фотосы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана