Гарәфә көнендә Татарстан хаҗилары илгә иминлек сорап җәмәгать белән дога кылды

27 июнь 2023 ел 14:36
Гарәфә көнендә Татарстан хаҗилары илгә иминлек сорап җәмәгать белән дога кылды

Бүген, Корбан бәйрәме алдыннан, Гарәфә көнендә, Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегеннән Гарәфә җирлегенә күчте. Биредә алар кояш баеганчыга кадәр тәкбир, тәхлил әйтеп, салаватлар укып, дога кылып һәм Раббыбыздан гафу итүне сорап утыра. 

Өйлә намазыннан соң Татарстан хаҗилары җәмәгать белән илебезгә иминлек һәм тынычлык сорап, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче солдатлар өчен дога кылды. Ахырдан хаҗиларга Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәлам җиткерделәр, ул гыйбадәтләрнең кабул булуын, һәм хаҗиларның туган җирләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. 

Кояш баеганнан соң хаҗилар оешкан төркемнәр булып Мөздалифә үзәнлегенә юл тотачак, биредә алар ачык һавада төн үткәрәчәк. Иртәгә алар Мина үзәнлегенә палатка шәһәрчегенә кайтачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана