Корбан гаете көннәрендә Татарстан мәчетләре гаилә бәйрәмнәренә чакыра

27 июнь 2023 ел 13:48
Корбан гаете көннәрендә Татарстан мәчетләре гаилә бәйрәмнәренә чакыра

Иртәгәдән Татарстан район һәм шәһәрләрендә Корбан гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак. Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре аларны парклар һәм мәчетләр янында, сабантуй мәйданнарында оештыра. Бәйрәм чараларына килүчеләрне бәйге-викториналар, эстафеталар, милли уеннар һәм спорт ярышлары каршы алачак, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары эшләячәк. Чараларның күпчелеген балалар өчен төзелгән махсус программалар тәшкил итә. Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәмнәре Казан, Алабуга, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Буа, Яшел үзән, Арча, Мамадыш, Әгерҗе, Мөслим, Саба, Сарман мөхтәсибәтләрендә үтәчәк.

28нче июньдә Татарстанда башкаласында “Гаилә” мәчетендә янәшәсендә (сәг. 12.30-15.00) татлы мамык, тәмле пылау булачак, кибетләр эшләячәк, күңелле уеннар, эстафеталар, мастер-класслар, батут, пони, паровозлар һ.б. көтелә. Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә 17.00-дә “Корбан Фест” узачак. Программада бәйрәм чыгышлары, катамараннарда узышу, театральләштерелгән тамаша, мастер-класслар, аниматорлар, кызыклы уеннар, балалар шәһәрчеге һ.б. бар. Бәйрәм уңаеннан 30нчы июньдә “Әхмәдзәки” мәчетендә (сәг. 14.00) балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк. Милли уеннар һәм ярышлар белән беррәттән, аквагрим, мехенди, батут булачак, “Безнең гаиләдә ислам” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак.

Алабуга мөхтәсибәте “Гуляй” паркында (28нче июнь, сәг. 14.00-17.00) Гает хөрмәтенә гаилә бәйрәме үткәрә. Биредә хәдисләр бәйгесе, мастер-класслар, уеннар, ярышлар, батут, таган, татлы ризыклар, пылау көтелә.

Лениногорскида “Юилейный” паркына (28нче июнь, сәг. 14.00) балаларны һәм аларның әти-әниләрен төрледән-төрле кызыклы уеннарда катнашырга, бүләкләр отарга, тәм-томнардан авыз итәргә чакыралар.

Бөгелмә мөхтәсибәте райондашларны һәм кайткан кунакларны “Kurban-Bazar” хәйрия ярминкәсенә, спорт уеннарына һәм бәйрәм ашына чакыра. Ул 28нче июньдә сәг. 12.00-дә “Ирхам” мәчетендә (Воровский урамы, 1) узачак.

Әлмәт шәһәрендә мәдәни программа Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында (28нче июнь, сәг. 14.00) үткәреләчәк.

Арча шәһәре Габденнасыйр Курсави мәчетендә (28нче июнь, сәг. 9.30) гаилә бәйрәмендә батут, тутырылган тау, күбек, төрле уеннар булачак. Ташкичү авылы “Мәрҗани” мәчетендә (28нче июнь, сәг. 9.00) балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. 

Саба районы Шәмәрдән бистәсе Җиңү паркында (28нче июнь, сәг. 14.00) балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрелә. Программада Коръән уку һәм башка дини бәйгеләр, вәгазьләр, азан әйтү ярышлары, мөнәҗәт-нәшидләр, викторина-квестлар, кызыклы уеннар, тәм-томнар, күбекле шоу булачак. 

Баулы шәһәре “Яңа өйләнешкәннәр” скверына (30нчы июнь, сәг. 14.00) шәһәрнең барлык балаларын уеннарда, бәйгеләрдә катнашырга, бәйрәм ризыклары белән сыйланырга чакыралар.

Чистай мөхтәсибәте Скарятин бакчасында (1нче июль, сәг. 16.00) балалар өчен интерактив уеннар һәм мастер-класслардан, иҗади чыгышлардан торган программа төзелгән, сәүдә рәтләре эшләячәк, мөхтәсибәт кунаклар өчен сюрпризлар әзерләгән.

Әгерҗедә “Яшьлек” паркында (30нчы июнь, сәг. 15.00) балалар өчен төрле бәйгеләр, викториналар, атларда һәм дөяләрдә йөрү оештырылачак, пылаудан авыз иттерәчәкләр.

Яшел үзән шәһәре “Каенлык” паркында (1нче июль, сәг. 10.00-14.00) узачак гаилә бәйрәмендә мастер-класслар, аниматорлар, төрле уеннар һәм сату-алу нокталары булачак.

Буа мөхтәсибәте Корбан бәйрәме уңаеннан Коръән уку, ислам темасына шигырьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, дога кылу бәйгеләреннән торган бәйрәм үткәрәчәк. Ул 2нче июльдә Буа шәһәренең Үзәк паркында сәг. 13.00-дә оештырыла.

Мөслимдә “Кояшлы Ык” ял паркында (28нче июнь, сәг. 14.00) балалар чыгышлары, күптөрле уеннар, атта йөрү, пылау белән сыйлану, дога кылу булачак.

Сарман мөхтәсибәте “Давыллы болын” мәйданында (28нче июнь, сәг. 14.00) Корбан бәйрәме уңаеннан гаилә бәйрәменә чакыра, биредә спорт ярышлары, уеннар, бүләкләр, батутлар һәм, әлбәттә, корбан ите белән бәйрәм пылавы булачак, сату-алу нокталары эшләячәк.

Мамадыш районы Олы Арташ авылы мәчетендә (28нче июнь, сәг. 13.00) балалар өчен дини бәйрәм үткәрелә: уеннар, төрле бәйгеләр, бәйрәм коймагы һ.б. булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана