Мөфти урынбасары Татарстан хаҗиларының хәлләре турында сөйләде

27 июнь 2023 ел 15:21
Мөфти урынбасары Татарстан хаҗиларының хәлләре турында сөйләде

Бүген, Корбан бәйрәме алдыннан, “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы редакциясендә Мәскәү – Симферополь – Черкесск – Казан – Мәккә видеокүпере форматында матбугат конференциясе узды, ул 2023нче елда хаҗ һәм Корбан бәйрәмен үткәрүгә багышланды. Аның эшендә Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең шәригать мәсьәләләре буенча урынбасары Муратбий Лайпанов, Мәскәү өлкәсе мөфтие, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Татарстан мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин, Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әсадуллах Баиров, РФ мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Сәламәтлек саклау комитеты рәистәше Рәфикъ Шабуров катнашты. Спикерлар хаҗ барышы турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2023нче елда Татарстаннан “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы аша изге җирләргә 1800 кеше китте. Беренче төркем 8нче июньдә кузгалса, соңгысы – 22нче июньдә. Татарстан Мөфтие урынбасары Ришат хәзрәт Хәмидуллин барлык хаҗиларның да изге урыннарга исән-имин килеп җитүен әйтте. Сәфәрдә аларны шәригатьне һәм гарәп телен белүче тәҗрибәле җитәкчеләр озатып йөри. Алар хаҗ кылу кагыйдәләре буенча хаҗиларга консультация бирә һәм аларның иминлеге өчен җавап бирә. Шул ук вакытта, сәфәргә чыкканчы ук, барлык хаҗилар Татарстан мәчетләрендә махсус курсларда белем өстәде. Имамнар лекцияләрдә Согуд Гарәбстаны кануннарын аңлатты, хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылу тәртипләрен һәм хаҗ гамәлләрен аңлатты.

– Татарстан хаҗиларын шулай ук төрле белгечлектәге 20 табиб озатып йөри. Хаҗилар өчен медпункт тәүлек әйләнәсе эшли: кунакханәләрдә дә, Мина һәм Мөздалифә үзәннәрендә дә. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән, – диде Ришат хәзрәт. Ул шулай ук бүгенге көндә Татарстаннан 1800 хаҗиның барысы да Гарәфәттә булуын әйтте. Монда алар җәмәгать белән илебезгә иминлек һәм тынычлык сорап, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче солдатлар өчен дога кылды.

Татарстан хаҗилары туган җирләренә 5нче июльдә кайта башлаячак.

Хаҗилар өчен 4 төрле программа эшләнгән. Бер-берсеннән аларны әл-Хәрәм мәчетеннән ераклык һәм кунакханәнең дәрәҗәсе, сәфәр озынлыгы, маршрут (очкыч яки катнаш – очкыч+автобус), туклану (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбанның кертелүе һәм башка хезмәтләрнең булуы аерып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана