Татарстан мөфтие Казанда яңа ачылган Утыз Имәни исемендәге мәчеттә Корбан гаетен үткәрде

28 июнь 2023 ел 06:32
Татарстан мөфтие Казанда яңа ачылган Утыз Имәни исемендәге мәчеттә Корбан гаетен үткәрде

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә (28нче июньдә), дин кардәшләребез хаҗ тәмамлануын белдерүче Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә вәгазьләр һәм гает намазлары укылды. Республикада төп чара Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә күренекле татар дин әһеле, галим, имам һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни хөрмәтенә аталган “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчетендә узды. Гает уңаеннан мәчет бүген беренче тапкыр мәхәллә халкы өчен үз ишекләрен ачып җибәрде. Аның иң беренче һәм хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Бу мәчеткә бәйрәм сөенечен бүлешергә шулай ук республика һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, танылган дин әһелләре һәм татар җәмәгать эшлеклеләре килде.

Башка барлык мәчетләрдәге кебек үк, Утыз Имәни исемендәге мәчеттә бәйрәм Коръән уку белән башланды. Биредә “Әл-Кәһф” (Мәгарә) сүрәсен мәчетнең имамы, мәчет сафка бассын өчен төзелешнең иң беренче көненнән үк күп тырышлыклар куйган Ирек хәзрәт Җиһаншин укыды.

Төп-төгәл иртәнге өчтә Мөфти дин кардәшләребезне сәламләп, вәгазь сөйләргә кереште. Вәгазьне тыңлау, мәчеттә барган вакыйгаларны күзәтеп бару мөмкинлегенә, анда булган мөселманнар гына түгел, “ТНВ Татарстан”, “ТНВ Планета” телеканалы вакыйга урыныннан татар һәм рус телләрендә шәрехләр белән турыдан-туры эфир алып барды. Туры эфир шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм “Хозур ТВ”-ның YouTube-каналында да эшләде.

Камил хәзрәт дин кардәшләрне котлап, РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатьләрен җиткерде, аннары республика мөселманнарына үзенең вәгазе белән чыгыш ясады.

Бу юлы Камил хәзрәт вәгазен хәзерге җәмгыятьтә киң таралган тискәре күренешкә – кешеләрне хаксызга гаепләү һәм тәнкыйтьләүгә багышлады. Ураза гаетендә күтәрелгән гайбәт темасын дәвам итеп, ул мөселман кардәшләрне теге яки бу вакыйгаларга бәя биргәндә, үзеңнең тәкәбберлегеңә, нәфесеңә һәм хөсетлеккә иярүдән сак булырга чакырды. Мисал итеп ул Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән бәйле булган пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәламне китерде – ул да үз замандашлары тарафыннан бик каты тәнкыйтькә дучар ителгән. Шул ук вакытта Камил хәзрәт бүгенге көндә дә җәмгыятьтә гыйлемсез кешеләрнең бөек ислам бәйрәме Корбан гаетен тәнкыйтьләүчеләр булуын, шуның белән мөселманнарның дини хисләрендә уйнауларын искәртте. “Безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ не дә, кешелек тарихында иң  яхшы кеше булуга карамастан, ничек кенә тәнкыйтьләмәгәннәр. Ә без, гап-гади адәм балалары, аннан котылып кала алабызмыни?” – диде Мөфти һәм хәдис китерде: “Мөселманнарның хата-кимчелекләрен тикшермәгез, чөнки, тәхкыйк, Аллаһ шундый кешенең үзенең кимчелекләрен күрсәтер һәм аны оятка калдырыр, хәтта бу адәм үз өеннән беркая чыгып йөрмәсә дә!”

Аннан соң Камил хәзрәт Корбан бәйрәменең әһәмияте, тарихы һәм мәгънәсе турында сөйләүгә күчте, ул Ибраһим галәйһиссәлам күргән сынауларны бәян итте.

– Аллаһы Тәгаләнең дусты дигән олуг исемгә лаек булган пәйгамбәр дә күпме хурлау һәм тәнкыйть ишеткән! Бүген Ибраһим галәйһиссәламне мөселманнар һәр намазда салават укыганда искә ала, Коръәннең 25 сүрәсендә аның турында сөйләнә, ә исеме 70тән артык тапкыр искә алына. Коръәндә! Аллаһының туры сөйләмендә! Вакыт кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен күрсәтте: без бүгенге көнгә кадәр Ибраһим галәйһисәламның тормышыннан сабак алабыз, – дип халыкка аңлатты Камил хәзрәт һәм тәнкыйтьне ничек әдәпле итеп кабул итү буенча үз нәсихәтләрен бирде. Ул шулай ук дөньяны тәнкыйть белән генә үзгәртү мөмкин түгеллеген аңлатты:

– Җәмәгать, дөньяны тәнкыйтьләп кенә яхшыга үзгәртеп булмый шул. Гамәл кирәк! Хурлап сүз сөйләгәнче, эшләп күрсәтергә кирәк. Эш эшләү – ул дөньяда нидер тудыру, ә тәнкыйть – тудырган әйберне җимерү генә. Хәдистә әйтелә: “Аллаһтан курык! Бернинди хәерле гамәлне хурлама. Бирелгән бер йотым су булсынмы ул, яки кардәшеңә елмаюмы”. Моннан нәрсә аңлыйбыз? Яхшылыкның азы-күбе юк икән! Әгәр дә яхшырак булдырасың икән, үзең эшләп күрсәт!

Аннары Камил хәзрәт Татарстанның хәзерге өммәте тормышыннан мисаллар китерде, дин өчен күп файдалы эшләр башкаручы кардәшләрнең белмәүчеләр тарафыннан тәнкыйтькә дучар булуына ачынуын белдерде. Ул өммәт файдасына күрсәткән тырышлыклары өчен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдановка, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахмановка, юрист Руслан Нагиевка, “Социаль тернәкләндерү һәм җайлаштыру үзәге” җитәкчесе Азат Гайнетдиновка рәхмәт белдерде.

Камил хәзрәт бөек имам Шәфигыйның кешеләргә ярап булмау турындагы сүзләрен искә төшерде: “Син барча кешеләрне дә разый итә алмаячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”.

– “Бөтен кешегә дә ярап булмый инде. Һәм кирәкми дә! – диде Камил хәзрәт. – Бөтен дөньяны, бик теләсәң дә, колачлап булмый. Ә хатаны эшләмәгән кеше генә җибәрми. Хезмәтеңнән Аллаһ разый булса – шуннан да зур бәя юк. Без күп очракта кеше ни әйтер икән,  дип яшибез һәм эшлибез. Ә безнең һәр эшләгән эшебез бары бер генә ният белән башкарылырга тиеш – Аллаһ ризалыгы өчен. Нәрсә ул кешеләрдән рәхмәт ишетү, Аллаһының рәхмәте булганда! Кеше сүзе, имеш. Кыямәттә Аллаһ ни әйтер – шул мөһим.

Вәгазен төгәлләп, сәг. 3.30-да Камил хәзрәт бәйрәм намазын укытты. Ул ике рәкәгатьтән торды, намаздан соң гарәп телендә ике хөтбә укылды. Гаетне Казанның Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тәмам итте, ул илебезгә һәм республикабызга иминлек һәм бәрәкәт сорап, махсус хәрби операциядә хезмәти үтәүче солдатлар өчен дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана