Мөфти Камил хәзрәт: “Путин бу көннәрдә мөселманнар турында бик күп матур сүзләр әйтте...”

29 июнь 2023 ел 17:54
Мөфти Камил хәзрәт: “Путин бу көннәрдә мөселманнар турында бик күп матур сүзләр әйтте...”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам тудей” басмасы журналисты белән әңгәмәдә соңгы көннәрдә Европада һәм Россиядә ислам кыйммәтләре тирәсендә барган вакыйгаларны шәрехләде һәм аларны саклауда Россия президенты Владимир Путинның ролен билгеләде. Интервью текстын тәкъдим итәбез.

– Камил хәзрәт, бу көннәрдә Президент берничә тапкыр үзенең чыгышында ислам кыйммәтләрен саклау темасына мөрәҗәгать итте. Сез аның мөселман җәмәгатьчелегенә карата игътибарын ничек кабул иттегез?

– Беренче чиратта күзгә бәрелеп торган контраст ташлана: Европада һәм Россиядә мөселманнарга ничек карыйлар? Стокгольмда халык алдында Корбан бәйрәме һәм Тәкбир Әт-Тәшрикъ көннәрендә хакимиятнең рәсми рөхсәте белән мәчет каршында ук Коръән яндырдылар, Владимир Владимирович бу акциягә борчылуын белдерде, безне бәйрәм белән котлады, Дербенттагы борынгы мәчеттә булды, анда мөселманнар белән аралашты... Ул мөселманнар турында бик күп матур сүзләр әйтте: без илне үстерүдә хезмәт кылабыз, дин кардәшләребез махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтәләр, Коръәнне мәсхәрәләү җинаять булуын һәм Коръән – мөселманнар өчен генә түгел, ә Россиядә яшәүче башка традицион дин вәкилләре өчен дә изге китап дип атады. Бу сүзләр бик зур әһәмияткә ия.

Һичшиксез, Президент төрле халыкларның бер-берсенә карата хөрмәт һәм ышанычын ныгытырга тели. Бу нормаль күренеш: Россиянең барлык традицион диннәре мәрхәмәтлелек, гаделлек, рәхимлелек кыйммәтләренә нигезләнгән... Көнбатышта күптөрлелекне көчсезлек буларак кабул итәләр, ә Путин ачыктан-ачык белдергәнчә, Россия өчен аның традицион мәдәниятләре һәм диннәре – ул конкурент өстенлеге дип белдерә, чөнки бүгенге чынбарлыкта алар үз дини карашларына бәйсез рәвештә ил халкына сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Ягъни Россиянең барлык диннәре нигезендә ятучы бердәм традицион кыйммәтләр мөһим берләштерүче көчкә әверелә. Бу Коръәндәге аятьне искә төшерә: “Әйт: “И, әһле китап! Безнең белән сезнең арада уртак булган сүзгә килик...” (3:64).

Бүген махсус хәрби операция зонасында үз хәрби бурычларын батырларча үтәүче мөселманнар өчен Президент авызыннан исламның изге урыннарына хөрмәт турында сүзләр ишетү аеруча мөһим иде. Алар Ватан өчен генә түгел, ә динне динсез режимнан саклау өчен дә көрәшә, динсезләрнең максаты безнең дәүләтне юкка чыгару гына түгел, шул ук вакытта дини тәгълиматлар һәм кыйммәтләрне дә бетерәләр һәм бер-бер артлы Коръән яндыралар. Әмма Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен яндырып булмый, бу кешеләр үз-үзләрен яндыралар.

Әхмәд Насыйров әңгәмә корды

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана