Казанның актив мөслимәләре өчен Корбан ашы узды

06 июль 2023 ел 18:26
Казанның актив мөслимәләре өчен Корбан ашы узды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 18нче көнендә (6нчы июльдә), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә бинасында Казан шәһәренең актив мөслимәләре Корбан ашына җыелды. Олуг Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылган мәҗлескә танылган шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләре, эшкуарлар, абыстайлар, остазбикәләр, мөгаллимәләр, мөселман табибәләре һ.б. чакырылды. Әлеге чара Татарстан Мөслимәләр берлеге һәм Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге тарафыннан үткәрелде.

Мәҗлес Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланды. Казан шәһәре “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фирүзә абыстай Әхмәтшина Коръән укыды һәм ислам динендә корбан чалу йоласы барлыкка килү, Исмәгыйль галәйһиссәлам кыйссасы хакында вәгазь сөйләде. Аннары чакырылган кунаклар мөнәҗәтләр башкардылар, абыстайлар эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр, аерым алганда мәхәлләләрдә халыкка һәм яшь буынга ислам дине кыйммәтләрен җиткерү, Коръән нигезләрен өйрәтү һ.б. эшчәнлек юнәлешләре белән уртаклаштылар. Мәҗлестә төрле яшьтәге 50гә якын хатын-кыз катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана