“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесенә эшләрне кабул итү 1 айдан тәмамлана

19 июнь 2023 ел 16:38
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесенә эшләрне кабул итү 1 айдан тәмамлана

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә “Таян Аллаһка” Бөтенроссия әдәби бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү дәвам итә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла. Бүгенге көндә бәйгене оештыручылар 30лап авторның иҗади эшләрен кабул итеп алды. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән килеп иреште.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. 1нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1нче февралендә башланды һәм ул 31нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяләячәк (2023нче елның августы), 3нче этапта җиңүчеләр билгеле (2023нче елның сентябре) булачак.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер авторга бары бер генә номинациядә катнашу рөхсәт ителә. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Билгеле булганча, 2010нчы елдан үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

Бәйге шартлары белән тәфсилләбрәк язмага беркетелгән Нигезләмәне укып танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана