Татар архитекторлары мөфти Камил хәзрәткә Казанның Җәмигъ мәчете концепциясе буенча тәкъдимнәрен җиткерде

18 июль 2023 ел 11:56
Татар архитекторлары мөфти Камил хәзрәткә Казанның Җәмигъ мәчете концепциясе буенча тәкъдимнәрен җиткерде

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 30нчы көнендә (18нче июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә татар архитекторлары һәм аксакалларының инициатив төркемен – Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре Искәндәр Сәйфуллин һәм Фирдәвес Хановны, шулай ук Татарстанның Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимовны кабул итте. Кунаклар мөфти хәзрәт белән очрашу барышында Казанның Җәмигъ мәчете концепциясе темасын күтәрде. Алар әлеге проект хакында үз күзаллауларын җиткерделәр, аны тормышка ашыру идеясе һәм төзелү урыны буенча тәкъдимнәрен әйттеләр, үзләренең сызымнарын күрсәттеләр, бинаны төзегәндә татар архитекторларының фикерен исәпкә алуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Камил хәзрәт очрашуга килгән кунакларга 27нче июньдә Казан Ратушасы бинасында Казан имамнарының шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән очрашу нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Аерым алганда, ул төзүчеләрнең һәм белгечләрнең былтыр таш салынган урында зур Җәмигъ мәчете төзелеше алып баруның техник куркынычлары хакында кисәткәннәрен җиткерде. Ул шулай ук республика җитәкчелеге Татарстан мөфтиятенең әлеге мәйданны истәлек рәвешендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы паркы һәм кечерәк мәчет өчен файдалану тәкъдимен уңай кабул итте, дип хәбәр итте. Камил хәзрәт Җәмигъ мәчетен Адмиралтейство бистәсендә төзүнең уңайлыкларын да билгеләде: бу урын башкалардан мәйданы буенча берничә тапкыр зур булуы белән аерылып тора, димәк ки, аның территориясе мәчетне бик зур һәм алга таба үсеш мөмкинлекләрен исәпкә алып төзергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мәчет бу урында башкалабызга тимер юл, су һәм һава юлы белән, ягъни транспортның барлык төрләрендә килгән башкала кунакларын каршы алачак һәм Казанны символик рәвештә Россиянең ислам үзәге итеп билгеләячәк.

Аннары сүз Җәмигъ мәчетнең тышкы килбәте буенча сөйләшү белән дәвам итте. Очрашуда катнашучыларның барысы да бертавыштан мәчет проекты ислам традицияләрен һәм татар милли үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш дигән фикер әйтте. 

Шул ук вакытта кунаклар Камил хәзрәт белән килешеп, бүгенге көндә татар мәчетенә хас үзенчәлекләр әлегә начар өйрәнелүен һәм аның бердәнбер мисалы булып Болгардагы борынгы Хан мәчете торуын белдерделәр. Казандагы иске мәчетләренең күбесе татар булмаган һәм мөселман булмаган архитекторлар тарафыннан һәм гамәли максатлардан чыгып төзелгән: аларда җирле климат үзенчәлеге һәм биналарны кыш көне карап тору, шул исәптән энергия чыгымнарын сакчыл тоту мөмкинлекләре исәпкә алынган.

Камил хәзрәт белдергәнчә, Җәмигъ мәчете проектында беренчел булып мөселманнар өчен уңайлы һәм аны икътисади яктан отышлы итеп файдалану мәсьәләләре торырга тиеш, ә аның туристларга ошавы – икенчел. Мәсәлән, мәчеттә намаз уку һәм төрле җыелышлар үткәрү, ифтарлар, фәнни һәм рәсми конференцияләр өчен сыйдырышлы мәйданнар, шулай ук чыгымнарны каплау өчен коммерциячел максатларда файдаланырлык вакыфы булуы мөһим.

Әңгәмә барышында Камил хәзрәт кунакларга төрле илләрнең мөселман архитектурасы мәктәпләре үзенчәлекләре, дөньяда иң танылган мәчетләр төзелешенең тарихи фактлары һәм күренекле мөселман архитекторлары тормышыннан күпләргә билгесез мәгълүматлар турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана