Татарстан мөфтие – “Ибн Фадлан”ны төшерү төркеменә: “Бу фильмнан соң нәрсә төшерергә ниятлисез?”

20 июль 2023 ел 11:39
Татарстан мөфтие – “Ибн Фадлан”ны төшерү төркеменә: “Бу фильмнан соң нәрсә төшерергә ниятлисез?”

Бүген, Мөхәррам аеның 2нче көнендә (20нче июльдә), Татарстан мөфтияте бинасында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмының төшерү төркеме белән очрашты. Иртәнге чәйгә хәзрәт белән әңгәмә корырга генераль продюсер, сценарист, режиссёр-куючы Айназ Мөхәммәтҗанов, сценарист һәм режиссёр-куючы Рәмис Нәҗмиев, башкаручы продюсер Влада Крылова, оператор-куючы Алексей Матросов, төп рольне – Әхмәд ибн Фадланны уйнаган Зөлфәт Закиров, продюсер ярдәмчесе, Алмыш хан хатыны ролен уйнаган Айгөл Әхмәтова килде.  

Очрашуны ачып, Ришат хәзрәт Хәмидуллин фильм өстендә эшләү һәм аны прокатка чыгаруга гомуми нәтиҗәләр ясады һәм бүген “Хозур” нәшрияты “Ибн Фадлан”ны YouTube-ка куюы хакында хәбәр итте. Шулай итеп, хәзер кинокартинаны интернет челтәрендә барлык теләүчеләр дә бушлай карый алачак. Ул шулай ук фильм турындагы бәяләмәләрне анализлады, алар арасында бары уңай фикерләр генә өстенлек итте.

Аннары сүзне мөфти Камил хәзрәт алды һәм ул кинематографның хезмәте дин, мәдәният, тарихи аң һәм җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләү эшендә мөһим булуын ассызыклады.

“Бүгенге көндә кино – мәгълүматны җиткерүнең иң нәтиҗәле ысулы һәм аны актив кулланырга кирәк. Шуңа күрә “Ибн Фадлан”нан соң нәрсә төшерергә ниятлисез? Бәлки тагын да яхшырак фильм эшләрбез?” – дип сорады мөфти очрашуда катнашучылардан һәм шунда ук үз идеяләрен җиткерде, киңәшләр бирде һәм ярдәм вәгъдә итте. Кунаклар аның фикер-тәкъдимнәрен тотып алдылар һәм Татарстанда кино ясауның нечкәлекләре һәм катлаулылыгы турында сөйләделәр. Әмма Камил хәзрәт үзе дә “Ибн Фадлан” фильмын төшерү вакытында тәҗрибә ала – ул Болгар хакиме Алмыш ханның кече абыйсы ролендә хәзәрләр урлаган кызны коткару эпизодында төшә. Сәхнәдә кылычлар кулланыла. Шул ук вакытта Камил хәзрәт элегрәк башка тарихи фильмнар төшерүдә дә катнашканын һәм эш процессын күзәтү мөмкинлеге булуын таныды. Ул Айназ Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге иҗат төркеменә күп кенә чикләүләр, шул исәптән финанс һәм вакыт буенча таләпләр куеп та, иренмичә ихлас тырышлык куюы өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Айназ Мөхәммәтҗанов, үз чиратында, кинокартинаны кыска вакыт эчендә, бик тыйнак бюджет кысаларында һәм табигый рәвештә ничек төшереп булганы турында сөйләде. “Без Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы тантаналарына өлгерү өчен май аен декабрьдә төшердек”, – дип искә алды продюсер.

Очрашуда катнашучыларның барысы да бу очрашуның соңгысы булмавына һәм бу составта татар халкының тарихы һәм рухи мәдәнияте турында чираттагы проект өстендә эшләү өчен җыелачакларына өмет белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана